21 апрель 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар, алданмагыз!
Быел Татарстанда контрафакт продукциясен тарату, сату буенча 8 административ хокук бозу күзәтелгән, 79 җинаять эше кузгатылган. Әлеге җинаятьләрнең 14е танылган товар тамгасын законсыз куллану, 65е кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен зыянлы булган товар сату очрагы. Республикада иң күп әйләнештә булган контрафакт продукциясе ул - алкоголь. Быел Казанда "Татспиртпром" маркасы астында...
-
Майда Азнакайлылар ничә көн ял итәчәк?
Оешма-предприятеләрдә эшләүчеләрдән күп санлы мөрәҗәгатьләр керүен исәпкә алып, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы май бәйрәмнәрендә ничә көн ял көтелгәнен җиткерә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре санала....
-
Азнакайда Тукай бәйрәме үткәрелә
Билгеле булганча, 26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп узабыз. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан 25 апрельдә 15.00 сәгатьтә Мәдәният йортында «Без Тукай милләтеннән» дигән фестивальнең йомгаклау концерты була. 26 апрельдә исә 13.00 сәгатьтә Тукай микрорайонда Тукай бюсты янында шигырь бәйрәме үткәрелә.
-
Азнакайлылар, татарстанда балалар арасында суицид очрагы: имтихан белән куркытмагыз!
Кукмара районының Балыклы авылында 14 яшьлек укучы малай үз үзенә кул салуы турында хәбәр иткән идек. Аны үзләренең печәнлегендә үлгән килеш тапканнар. Хокук саклаучылар бу вакыйга буенча тикшерү эше ачкан. Укучының бу адымга БДИ имтиханнарына бәйле рәвештә баруы ихтимал дип тә әйтәләр. Беренчел фаразлар буенча, мәктәптә укытучылар малайга төп дәүләт...
-
«Әти-әни, мин кем булыйм инде, ә?»
Әнинең, үзе озак еллар язу-сызу, санау эшендә эшләгәнлектән, мине икътисадчы яки хисапчы итәсе килде. Әти исә ак халатлы табиб буларак күрде. Башкалар: «Сиңа укытучы булырга кирәк», - диләр иде.Әмма мин журналист һөнәре буенча белем алдым, сайлаган һөнәрем буенча эшлим. Бу юлдан китүемә һич кенә дә үкенмим. Кыенлыклары, иртәнге 4тә торып...
-
Азнакайның яшь сентизаторчылары сынатмады
Әлмәт шәһәренең музыка көллиятендә Фәрит Яруллин исемендәге республика конкурсының "Электр музыка коралларында уйнау" номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбеннән педагог Лариса Филипова укучылары җиңүләргә ирештеләр: Әмир Кашапов I дәрәҗә, Азалия Имаметдинова, Рамина Мортазина, Илзирә Гарипова, Мәликә Мортазина, Элиза Низамова II дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар.
-
Азнакайда ветераннарга поликлиникада максатчан тикшерелү үткәрелде, анализлар алынды
Сафлары елдан-ел сирәгәя барган сугыш ветераннары бүген җәмәгатьчелекнең күз уңында. Район үзәк поликлиникасы тарафыннан да аларның сихәтлек торышы ел әйләнә күзәтелеп торыла. Бер ай дәвамында аларга максатчан тикшерелү үткәрелде, анализлар алынды. Гомумпрактика табиблары үз участокларындагы һәр фронтовик-ветеран янында булып, аларның хәл-әхвәлен белешә, кирәк булганнарга тар белгечлек табиблары җибәрелә.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы чаралары дәвам итә
23 апрель көнне районның яшьләр идарәсе волонтерлар - мәктәп укучылары белән берлектә шәһәребез урамнарында велоузыш оештыра, бер үк вакытта шәһәрдәшләребезгә Георгий тасмалары да таратылачак. Бу көнне алар 300дән артык Җиңү символы өләшергә ниятли. Әлбәттә, патриотик рухтагы бу чара - Георгий тасмалары тарату 9 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Азнакайлылар, мөселманнарга ике очракта гына көнләшү рөхсәт ителә
Милләттәшләребезне мактап телгә алганда, без татарлар - тырыш халык, бер-береннән көнләшә-көнләшә йортын да сала, малын да арттыра, дип сөйлибез. Шәригатьтә бай булу тыелмаган, ә менә көнләшүгә килгәндә ул ике очракта гына рөхсәт ителә икән: "Габдуллаһ бине Мәсгуд (Аллаһы аннан разый булсын) тапшырганнан: "Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе булсын): "Көнләшү ике очракта...
-
Азнакайның яшь пианисткалары чыгышына югары бәя бирелде
Фәрит Яруллин исемендәге Республика конкурсының "Яшь пианист" номинациясендә дә Азнакай сәнгать мәктәбеннән бер төркем укучылар катнашып, җиңү яулап кайтттылар. Алина Сабирова һәм Алсу Моратова (укытучылары Марианна Муллина) - II дәрәҗә лауреат, Светлана Сергеева, Бәдретдинова Розалия, Рәфыйкова Диана (укытучылары Лилия Газизова, Марианна Муллина) III дәрәҗә лауреат булдылар. Жюри рәисе, Мәскәү филармониясе...
-
“Сандугач сайрар илем” фестивалендә азнакайлылар гран-при яулады!
Казанда узган "Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестиваленең гала-концерыннан азнакайлылар югары бүләкләр яулап кайтты. Сәнгать мәктәбе укучысы Ләйсән Ханнанова (укытучысы - Лилия Тимирова, концертмейстеры Светлана Сергеева) гран-прига лаек булды. Диләфрүз Казакова ( укытучысы Луиза Латыйфкллина, концертмейстеры Луиза Бакина) һәм Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге "Бәхет" вокаль ансамбленең өлкән һәм кече төркемнәре беренче...