21 апрель 2015 яңалыклары
-
"Маяк" газетасына һәм «ТАТМЕДИА»нең башка басмаларына язылыгыз да, iPad отыгыз
Газета һәм журналларга язылыгыз да, бүләк отыгыз! Төп бүләкне - iPad - акция барышында «ТАТМЕДИА» ААҖ басмаларына иң күп суммага язылган кеше отачак. Тагын 50 язылучы компания тарафыннан китаплар белән бүләкләнәчәк! Бәйгедә катнашу өчен: «ТАТМЕДИА» ААҖнең газета яки журналларына (өчтән дә ким түгел) язылыгыз. Язылуны почта бүлекләрендә яисә өйдән дә...
-
Азнакайның Мәдәният йортында зур әдәби-музыкаль кичә үткәреләчәк
Ел саен апрель аенда Габдулла Тукайның туган көне уңаннан шигърият бәйрәме уздырыла. Быел ул районыбызда Әдәбият елы ачылу тантанасы белән үреләчәк. 23 апрельдә 14.00 сәгатьтә Мәдәният йортында зур әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Анда үз җирлегебездә яшәп иҗат итүче Татарстан Язучылар берлеге, "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзалары, районыбыз сәнгать осталары чыгыш ясаячак. Тантанада...
-
Азнакайның 6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчасында "Бишек җырлары" проктын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча семинар-практикум узды
Азнакай балалар бакчаларында нәниләр бишек җыры астында йоклый. Милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм яшь буынга тапшыру максатларында бу яңалыкны узган ел "Ак калфак" җәмгыяте керткән иде. 21 апрельдә шәһәребезнең . Педагоглар "Йокла, балам, күз нурым!" дигән музыкаль композиция, "Бишек җырларына сәяхәт" презентациясен карадылар, әкият терапиясе, балаларның иҗади эшләре күргәзмәсе белән таныштылар....
-
Азнакайда республика авыл мәдәният хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклаштылар
Су буенда яшь-җилкенчәкнең кичке уеннары, җырлы-моңлы аулак өйләр, каурый канатлы каз өмәләре... Боларны бүген сагынып сөйләргә генә калды. Авыл күрке булган күпчелек гореф-гадәтләребез югалып килә. Аларны ничек сакларга, кире кайтарырга? Авыл тормышын ничек кызыклы итәргә, яшьләрнең буш вакытын ничек файдалы итеп оештырырга? Азнакайда узган республика семинарында авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре...
-
Азнакайда 27 апрельдән “Мәңгелек Хәтер Уты эстафетасы” старт алачак
Районыбызда 27 апрельдән "Мәңгелек Хәтер Уты эстафетасы" старт ала. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бу чара тантаналы митинг белән Азнакай шәһәрендә башланып, биредәге мемориал комплекстан алынган Мәңгелек ут авыллардагы һәйкәлләргә дә күчеп, тантаналар 7 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Күз яшьләренә төренгән бүләк
"Каенкай" ял-сәламәтләндерү базасында "Азнакайнефть" идарәсе ветераннарына "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел" медальләрен тантаналы төстә тапшыру оештырылды. Бу бүләккә 12 сугыш һәм 141 тыл ветераны лаек булды. Кызганычка каршы, күпләре, сәламәтлеге какшау сәбәпле, әлеге тантанада катнаша алмады, бүләкләр аларның өйләренә барып тапшырылачак. Тантананы Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт...
-
Сафка тезелү һәм җыр республика смотр-конкурсында азнакайлылар 2 нче урынны яуладылар
Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган сафка тезелү һәм җыр республика смотр-конкурсында ОБЖ укытучысы Марат Сабуров җитәкчелегендәге Азнакай 2 нче мәктәбе укучылары командасы 2 нче урынны яулады. Финал 18-19 апрельдә Казан шәһәрендә "Патриот" республика үзәгендә узды. Анда зона этабында җиңгән һәм призлы урыннарга чыккан 18 команда катнашты.
-
Азнакай муниципаль районы авыл берәмлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узды
Мәгълүм булганча, 19 апрельдә Азнакай муниципаль районы авыл берәмлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узды. Барлык авыл биләмәләрендә дә җыеннар оешкан төстә, халыкның актив катнашында үтте. Аларда халык нигездә үзара салым җыюны хуплавын белдереп, тавыш бирде.