21 февраль 2017 яңалыклары
-
Азнакайга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде. ФОТОРЕПОРТАЖ.
21 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Азнакайга эшлекле визит белән килде. Ул Азнакай муниципаль район Советы утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев та...
-
Азнакай урманчылыгында – яңа җитәкче
"Азнакай урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе итеп Иксанов Илһам Ринат улы билгеләнде. Ул 1977 елда туган, урман хуҗалыгы инженеры белгечлеге буенча Мари дәүләт техник университетын тәмамлаган. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр.
-
“Азнакай” АФ” җәмгыятенең Урманай бүлекчәсе операторы Рифкать Солтанов – үз эшенең чын остасы
Ул савым аппаратлары, суыткычлар, сөт үткәргечләре һәм фермада башка җайланмаларның төзеклеген тәэмин итеп тора. Үз эшенең чын остасы булганга, фермаларда барлык савым җиһазлары да "хәрби әзерлектә", өзеклекләргә юл куелмый. Урманай бүлекчәсе терлекчеләре агрофирмада иң күп сөт җитештерүчеләр дә.
-
Азнакайда балалар юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнә
Соңгы елларда районда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Шушы максаттан чыгып, Кәкре Елга мәктәбендә Суфия Сәхбиева җитәкчелегендә «Огоньки» яшь инспекторлар отряды эшли. Отрядның чираттагы чыгышы уен...
-
Азнакайда патриотик җыр фестивале үтте. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Быел Октябрь революциясенә 100 ел тула. Менә шушы уңайдан һәм Ленин комсомолына багышлап, Яшьләр үзәгендә районыбыз яшьләре һәм укучылары катнашында "Хәтер" патриотик җырлар смотр-фестивале узды. Ул мәктәпләрнең һәм районыбызның җыр түгәрәкләре үзешчәннәренең активлыгын, сәхнә осталыгын бәяләү генә түгел, ә тарихны, патриотик хисләрне яңарту, батырларыбызга мәдхия белдерү дә булды. Узган ел...
-
Азнакайда балык тоту буенча турнир үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Узган атнада Чалпы авылы җирлегендәге Наратлы буасында балык тоту буенча зур турнир үтте. Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, Азнакай балыкчылар клубы өч ел эчендә уздырган турнирларның саны инде 16га җитте! Ләкин әле мондый дәрәҗәдәгесе узганы юк иде, ник дигәндә, моңа кадәр безнең җирлектә балыкчыларга спорт разряды бирелгәне булмады. Бу көнне...
-
80 яшен тутыручы Кәшиф Сабиржанов 46 ел буена тракторыннан төшмәгән
Алар - сугыш чоры балалары. Әтиләре Касыймханга чакыру килгәндә Кәшиф бик тә кечкенә була. Ә менә апасы Җәмилә барысын да яхшы хәтерли. - Әти бу хәбәрне ишеткәндә басуда иде. Ул тракторын калдырып, өйгә йөгерә. Аңа җыенырга нибары ике сәгать вакыт бирелә. Шул китүеннән әткәй кире кайтмады. Өч бала, 86 яшьлек...
-
Азнакайлылар ГТО нормативларын тапшырды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакайның "Чатыр-Тау Арена" универсаль спорткомплексында ГТО нормативларын тапшыру буенча спорт фестивале үтте. Бу көнне оешма-предприятие, учреждениеләрдән 18 яшьтән өлкәнрәк 81 кеше пневматик мылтыктан ату, аркага яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, йөзү, турникта тартылу, идәннән этелү, баскан килеш алга иелү, чаңгыда шуу буенча ГТО нормативларын тапшырды.
-
Азнакайлылар, яман шештән сакланыйк, табибка ешрак күреник
Узган ел медицина өлкәсендә яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде. Шунсын әйтергә кирәк, районыбызда бу максаттын юнәлешле эш алып барылды һәм ул үз нәтиҗәләрен бирде дә. Ел дәвамында яман шеш авыруларының беренче тапкыр ачыкланган 266 очрагы теркәлде, бу аннан алдагы елдан 5,6 процентка кимрәк. Бу төр...
-
Азнакайда 57 яшьлек ирне талаганнар
Узган атнада Ершов урамында ике кеше 57 яшьлек ирнең документлар һәм 1300 сум акча салынган барсеткасын талап алалар. Оператив-тикшерү чаралары вакытында гаепләнүчеләрнең берсе кулга алына. Ул моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән 44 яшьлек ир булып чыга. Икенчесенең кемлеге әле билгеле түгел. Талау факты буенча җинаять эше ачылган.
-
Азнакайда мәетне күмү тәртипләре хакында сөйләштеләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Узган атнада район Советында җитәкчеләр, үзәк сырхауханә, патологоанатом һәм ритуал хезмәтләре, район ветераннар советы вәкилләре, дин әһелләре катнашында барган сөйләшүдә сүз райондашларыбыздан сораулар күп кергән менә шушы мәетләрне күмү тәртибе мәсьәләсенә багышлангән киңәшмә үтте. Анда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының республика суд-медэкспертиза бюросы начальнигы Марат Тимерҗанов та катнашты.
-
Азнакай шәһәр прокуратурасы кулланучылар хокукын яклау закончалыкларын бозу очрагын ачыклаган
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан уздырылган тикшерүдә шәхси эшмәкәрнең бер кибетендә "Бәясе төшерелгән һәм акцияле товар кире кайтарыла, яки алыштырыла алмый" дигән белдерүне күрәләр. "Кулланучылар хокукын яклау" турындагы закон нигезендә кулланучы формасы, габариты, фасон, төс, размер һәм комплектациясе буенча туры килмәгәндә, азык-төлек булмаган товарны аналогик товарга алыштыра ала. Монда сатучы үз...
-
Азнакай районы авыл хуҗалыгы идарәсендә районда югары табышлы майлы культуралар игү мәйданын арттыру турында да сөйләштеләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Кичә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең хисап җыелышы булды. Идарә җитәкчесе Миргасим Усманов үзенең тирән эчтәлекле докладында башкарылган эшләр белән беррәттән алда торган бурычларга да тукталды. Алар арасында югыры табышлы культуралар игү мәйданын арттыру, эссегә чыдам сыйфатлы орлык белән тәэмин ителеш... һәм башкалар бар. Җыелышта муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт...