21 февраль 2016 яңалыклары
-
Азнакай 3 нче мәктәбеннән Фәйрүзә Латыйфуллина олимпиадада җиңде
16-18 февральдә Казанда рус мәктәбендәге татар төркемендә укучылар арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау туры узды. Анда Азнакай 3 нче урта мәктәбеннән 11 нче сыйныф укучысы Фәйрүзә Латыйфуллина 38 укучы арасыннан икенче урынны яулады. Укытучысы - Римма Тинбакова.
-
Яманламый гына яратып булмый
Илфак Шиһаповның «Нигәме? Чөнки!» дигән язмасын укып утырам. Килешәм, Илфак дус, синең белән! Без телевизорны үзебезнең кәефкә туры килерлек тапшыру карарга теләп кабызабыз. Минем кәефкә яраклы тапшырулар күрсәтми икән, димәк, начар телевидение. Шул сәбәпле һәртөрле тәнкыйть сүзләре ишетелеп кенә тора. - Һәй, юньле тапшыру бармыни анда? - Чит ил сериалы...
-
Азнакай укучыларына насвайның зыяны турында аңлаттылар
Мәктәпләрдә профилактика атналыгы узды. Азнакай 1 нче урта мәктәбендә бу уңайдан күп төрле чаралар оештырылды. Бүген атналыкка йомгак ясалып, укучылар насвайның зыяны турында лекция тыңладылар. Балалар һәм яшүсмерләр арасында киң таралган бу яман матдә организм өчен бик зыянлы һәм наркотикларга юлның беренче адымы булып тора. Педагоголар насвай кулланган, саклаган һәм...
-
Татарстанда Азнакайдан ерак түгел бер авылда төнлә кибеткә ут төрткәннәр
Әлеге хәл Бөгелмә районы Иске Сумароково авылында булган. Янгын сүндерү бүлегенә "112" хезмәте аша 03:30 сәгатьтә хәбәр ителә. Коткару хезмәткәрләре килеп җиткәндә, кибет түбәсе төтенли башлаган була инде. Шулай да ут ялкыны күренми. Кибет хуҗасы әйтүенчә, бинада янгынга каршы сигнализация эшли башлаган. Янгын аркасында кибеттәге товар корым белән капланган, төтен...
-
Беренчеләр Әлифба белән хушлаштылар
Хәрефе танырга, укырга, язарга өйрәткән Әлифба һәрберебез өчен иң кадерле китап. Мәктәпләрдә беренче сыйныфлар аның соңгы битен ябып, Әлифба бәйрәме үткәрделәр. Укучылар алган белемнәрен күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр. Укытучылары, әти-әниләре аларны тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.аментаризма», - сказал Марсель Шайдуллин.
-
Күптән шулай кирәк иде
Әле генә матбугатыбыз безләргә әйбәт хәбәр китереп җиткерде: Татарстан Язучылар берлеге Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең быелгысына шагыйрь Газинур Морат белән язучы (һәм тагын бик күп титуллар иясе) Фәүзия Бәйрәмованы тәкъдим иткән. «Ниһаять!» дип, шатлык һәм, һич арттырусыз, җиңеллек белән кабул итүчеләр аз булмагандыр әлеге хәбәрне. Булмас, ахры инде, дип,...
-
Азнакай 1 нче урта мәктәбендә Парламент дәресе узды
2009 елдан башлап илебез мәктәпләрендә Парламент дәресләре үткәрелә. Быел Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 8-11 нче сыйныф укучылары муниципаль район башлыгы, район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин белән очраштылар. Ул Татарстан Дәүләт Советы, җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге белән таныштырды, законнарның ни өчен кирәклеге хакында аңлатты. Яшь азнакайлылар исә районның...
-
Хатын-кыз эчсәме...
Беренче каналдан "Пусть говорят" тапшыруын карыйм. Алты балага гомер биргән бер бомж әбине (әби дигәнем илледән узган гына булып чыкты) күрсәтәләр. Балкон асларында яшәп, подъездларда йоклап үткәргән соңгы вакытларын. Суыкта туңып, аяк-кулларын өшеткән. Мәрхәмәтле кешеләр табылып, аны больницага китергәннәр. Аяк бармакларын кисәргә туры килгән хәтта. Йөзенә карарга да куркыныч: таушалган,...
-
Авыл имамнары тәҗрибә уртаклаша
Әлкәй авылында район имамнары җыелышы узды. Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин авыл имамнарының белемен арттыру өстендә мондый эшнең районда туксанынчы елдан ук башкарылуын билгеләп үтте.. Әлкәй авылы имамы Радик хәзрәт Гимаев мәчеттә җомга намазларының, дини бәйрәмнәрнең бик матур узуы, балаларга һәм өлкәннәргә дин сабаклары бирелүе хакында сөйләде. Очрашуда район...