Азнакайлылар «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган «Балачак җыры» бәйгесенең 4 нче сезонында җиңүчеләр арасында Азнакайдан Арнис Абдуллин белән Сафуан Хәбиров та бар.