Азнакайда «Минем тату гаиләм” рәсем конкурсы узды
"Өмет" халыккка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан балалар өчен кызыклы чара оештырдылар. Башта аларга гаиләнең кыйммәте, җәмгыятьтә тоткан роле турында сөйләделәр. Аннан соң «Минем тату гаиләм" рәсем конкурсы узды. Балалар рәсемнәре буенча үз гаиләләре, андагы традицияләр белән таныштырдылар.