Азнакай районы Әсәй авылында китапханәче Гүзәл Аитованы искә алу кичәсе узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Гомерен мәдәниятне үстерүгә, халыкка китапханә хезмәте күрсәтүгә багышлаган, кыска гына гомерендә үзеннән соң тирән эз калдырган китапханәче Гүзәл Аитованың якты истәлегенә багышланган "Мин яшәрмен, мәңге яшәрмен..." дип исемләнгән кичә күңелләрне кузгатты, хатирәләрне яңартты . Вакытсыз арабыздан бакыйлыкка күчкән Гүзәл Рафаэл кызының дуслары, туганнары, мөгаллимнәр, авылдашлары, хезмәттәшләре - һәммәсе кичә барышында...