Азнакайда ярминкәләр дәвам итә
Бәйрәм табыннарына үз җирлегебездә җитештерелгән, сыйфатлы һәм файдалы продукция аласыгыз килсә, 26 декабрь, шимбә көнне Азнакай шәһәре Боз сарае алды мәйданында узачак авыл хуҗалыгы ярминкәсенә рәхим итегез! Җирле җитештерүчеләребез сезгә ит, сөт, ярма, он, бал, яшелчә һәм башка төр азык- төлек тәкъдим итәчәк.