Республика комиссиясе Азнакай игенчеләренең уракка әзерлеген югары бәяләде
Урып-җыю эшләренең сыйфаты иң беренче чиратта комбайннарның хәзерлеге һәм комбайнчыларның һөнәри осталыгына бәйле.
Барлык инженер-техник белгечләр белән бергәләп, хуҗалыкларда комбайннарны карап чыгу уңай нәтиҗәләрен бирә, төгәлсезлекләр ачыкланып, төзекләндерергә вакыт кала.
Узган атнада ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән берлектә урып-җыю техникасын кабул итү уздырылды. Комиссия әгъзалары "Марс", "Союз-Агро", "Таллы Бүләк",...