20 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайлылар республикада лаеклы урын тота
Җомга көнне Азнакай районы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Район һәм шәһәр Мәдәният сараенда бәйрәмгә килүчеләрне тальянчылар ансамбле каршы алды. Бәйрәм тантанасына ,әлбәттә, мәртәбәле кунаклар да килгән иде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов азнакайлыларны авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм шәхсән үзе исеменнән котлап, изге теләкләрен...
-
Илшат Нәҗмиев:«Җир йөзендә гаделлек яшәргә тиеш»
Прокуратура, суд, эчке эшләр бүлеге хезмәте турында сөйләгәндә ничектер күңелгә суык йөгерә, күз яше, кан күз алдына килеп баса. Азнакай шәһәре прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе, РФ прокуратурасы ветераны, ТР Президентының Рәхмәт хаты, Россия Генераль прокуратурасы Почет грамоталары белән бүләкләнгән Илшат Нәҗмиев белән әңгәмәбез дә җитди, бераз күңелсезрәк темага булыр кебек...
-
Кечкенә хуҗалыкның зур эшләре
"Баланлы Бүләк" АХҖК 1990 елда "Чалпы"дан аерылып аерым хуҗалык булып яши башлый. Соңрак "Габдрахманов" хуҗалыгы буларак үз эшчәнлеген дәвам итә. Аның җитәкчесе Габделхәй Габдрахмановны авыл халкы әле дә сагынып, яратып искә ала. Гомере генә вакытсыз өзелеп китә. Юкса, авыл халкын сөендереп яшисе дә яшисе иде бит әле. Дилбегәне исә улы...
-
Чирек гасыр дәүләткә хезмәттә
21 ноябрьдә илебез салым органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Менә чирек гасыр салым хезмәте барлык дәрәҗәдәге бюджетларның тулылануын тәэмин итеп, дәүләтнең финанс мәнфәгатьләре сагында тора. Җәмгыятебезнең икътисади һәм социаль тотрыклылыгы, милли проектларның һәм социаль программаларның тормышка ашырылуы салым хезмәте эшенең нәтиҗәлелегенә бәйле. 25 ел эчендә Россия Федерациясе бюджетына 105...
-
Уңышларыбызның нигезе – эшсөяр Азнакай район халкы
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Миргасим Вәлиевич, авыл хезмәтчәннәре бәйрәмне нинди күрсәткечләр белән каршылый? - Уңышларыбыз куанычлы, эшләребез күркәм булгач, бәйрәм итү дә күңелле. Республикабызның иң зур мәйданнарын биләгән Азнакай басуларында 59...
-
Азнакайның иң булган кызы ачыкланды
"Татар кызы-2015" район конкурсында Азнакайдан Нәфисә Хәкимова җиңеп чыкты. Милли мәдәниятыбызны, традицияләребезне алга сөрү ниятеннән үткәрелгән әлеге бәйге финалына 8 кыз чыккан иде. Алар аш-суга, җыр-биюгә осталыклары белән бергә татар әдәбияты классиклары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләр дә күрсәттеләр. Конкурс турында тулырак материалны газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.