20 октябрь 2015 яңалыклары
-
Бүген Мәдәният йортында мәдәният учреждениеләре һәм Азнакай эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең гомуми җыелышы узды
Бүген Мәдәният йортында мәдәният учреждениеләре һәм Азнакай эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең гомуми җыелышы узды. Анда авыл клублары, китапханәләр, музей җитәкчеләренә ничек итеп кырык алдарлар җәтмәсенә капмау, экстремизм һәм терроризмның төрләре, аңа каршы профилактик чаралар хакында аңлаттылар.
-
Актүбәдә шигърият кичәсе узды
Актүбә мәдәният йортында рус шагыйре Сергей Есенин иҗатына багышланган әдәби кичә узды. Татьяна Овсянникова башкаруында «Я Московский озорной гуляка», Светлана Муравьева башкаруында «Отговорила роща золотая» романслары яңгырады. «Арабески» вокаль группасы балалары шигырьләр укыдылар. Хореограф Лилия Фаздалова «Айседора Дункан» биюен башкарды. Бистә шагыйрәсе Мария Прохорова Сергей Есенинга багышланган шигырен сөйләде. Бу...
-
Азнакай укучылары борынгы уенчыклар белән таныштылар
Туган якны өйрәнү музеенда балалар уенчыклары тарихына багышланган чара узды. Азнакай 6 нчы мәктәбенең 1 нче "А" сыныйфы укучылары кечкенә чакта әти-әниләре, әби-бабайлары уйнаган уенчыкларны кызыксынып таныштылар. Шулай ук кибеттә уенчыклар маҗаралары турындагы мультфильмны да бик яратып карадылар.
-
Азнакайда «Белем якшәмбесе» дигән яңа проект старт алды
Азнакай мәгариф идарәсе «Белем якшәмбесе» дигән яңа проектка старт бирде. Аның максаты - укучыларның игътибарын мәсьәлә һәм күнегүләрне стандарт булмаган юллар белән чишәргә юнәлдерү, белемгә омтылышны көчәйтү, фәннәргә кызыксыну уятырлык мохит тудыру. Әлеге проект апрельгә кадәр тормышка ашырылачак һәм һәр айда төрле фәннәр буенча әйдәр укытучыларның мастер-класслары оештырылачак. 18 октябрьдә...
-
Азнакайның барлык мәктәпләрдә Ачык ишекләр көне узачак
Сез соңгы тапкыр кайчан мәктәптә булдыгыз һәм балагызның уку-тәрбияләнү мохите белән таныштыгыз? Күпләр ата-аналар җыелышы һәм үз сыйныф бүлмәләре белән генә чикләнә. Гаиләләр белән тыгызрак элемтә урнаштыру максатларында 22 октябрьдә барлык мәктәпләрдә Ачык ишекләр көне узачак. Ата-аналар дәресләргә, факультативларга, түгәрәкләргә керә, спорт заллары, ашханә, китапханә, медицина кабинеты эшчәнлеге белән якыннан...