20 май 2016 яңалыклары
-
Азнакайның “Форпост”ы – республикада өченче урында
13-15 май көннәрендә Алабуга шәһәрендә укучылар һәм яшьләрнең "Форпост" берләшмәләре үзешчән сәнгать бәйгесенә җыелды. Бик мавыктыргыч барган бәйгедә Азнакайның "Форпост" командасы нәфис сүз, ораторлык осталыкларын, җыр-моңга сәләтләрен күрсәтеп, барлык номинацияләрдә дә призлы өченче урыннарны яулады. "Авангард" отряды кураторы Флорида Кадыйрова "Фестиваль йолдызы" исемен алды. Шулай итеп, 15 район һәм шәһәрләрдән...
-
Азнакай яшьләре картлар йортына өмә ясады
Кичә районның яшьләр идарәсе, мәгариф бүлеге яшь хезмәткәрләре, Лениногорск политехник көллияте филиалы волонтерлары белән берлектә Актүбәдәге инвалидлар һәм картлар йортында өмә үткәрделәр. Алар йортның ишегалдындагы агачларны, бордюрларны буядылар, чүптән чистарттылар. Яшьләр кулы тигәнннән соң ишек алды матурланып, "көлеп" калды. Чыгып ял итә торган урынны менә шулай ялт итеп куйган яшьләргә...
-
Азнакайның “Марс” хуҗалыгында чәчүне дә беренче бетерделәр, сөтне дә күп савалар
"Марс" хуҗалыгында чәчүне дә беренче бетерделәр, сөтне дә күп савалар - Бүгенгесе көнне чәчүлекләрне тәрбиялибез, чүп үләннәренә каршы көрәшәбез, - хуҗалыкның баш агрономы Ирек Абдуллин. - Башка еллардан аермалы буларак, симәнәләрне амбарда колибрлап, биологик препаратлар белән эшкәртеп, күпчелек культураларны ашлама белән чәчәргә тырыштык. Көзге бодай, арышны гербицидлар белән эшкәртеп, тукландырдык....
-
Азнакай халык театры үзенең 75 еллык юбилеен билгели
26 майда 18.00 сәгатьтә район һәм шәһәр Мәдәният сараенда Азнакай халык театрының 75 еллык юбилеена багышланган "Әйләнә сәхнә, әйләнә" иҗат бәйрәме була. Бәйрәм төрле чорда уйнаган үзешчән артистлар, килгән кунаклар белән очрашулар, котлаулар, спектакльләрдән өзекләр, җыр-бию, якты хатирәләр белән үрелеп барачак . Монда "Галиҗәнәп Азнакай халык театры" китабын тәкъдир итү...
-
Азнакайда “Әти-әни мин – спорт гаиләсе” ярышлары узды
Яшьләр үзәге 7нче мәктәптә оештырган "Әти-әни мин - спорт гаиләсе" ярышларына физкультура, спортны яраткан гаиләләр, җанатарлар җыелды. Эстафеталы бәйге-уеннарда катнашкан 7 гаилә дә үзләренең осталыгын, җитезлеген, чыдамлыгын күрсәтеп, чын мәгънәсендә спортчы гаиләләр булуларын таныттылар. Аларның һәркайсы спортның төрле төрендә җиңүләр яулады.