20 апрель 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар туган тел буенча белемнәрен тикшерә ала
Сез туган телегезне ни дәрәҗәдә беләсез? Моны "Белемле бул!" акциясе барышында тикшерә аласыз. Ул 23 апрельдә 11 сәгатьтә Азнакай 5 нче урта мәктәбендә узачак. Диктантны татар һәр рус телләрендә язарга мөмкин. Акциянең максаты - туган телне популярлаштыру, аны белү дәрәҗәсен арттыру. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.
-
Азнакайда техник иҗат фестивале узачак
Соңгы елларда районда балаларны техник иҗатка тартуга игътибар артты. Инженер-конструкторлык нигезләрен алар Балалар иҗат үзәгендә һәм мәктәпләрдә эшләп килүче төрле түгәрәкләрдә үзләштерәләр, ә осталыкларын бәйгеләрдә чарлыйлар. Техник иҗатны үстерү максатларында ел саен районда "Яшь гений" фестивале үткәрелә. Быел ул 29 апрельдә 4 нче лицей базасында "Нефтемаш" заводы белән берлектә узачак.
-
Кан бирү – башкага гомер бирү
Язгы игелек атнасы дәвам итә. Чәршәмбе, 20 апрель, республикада донор көне буларак игълан ителгән иде. Бу көнне теләге булган һәркем кан һәм плазма доноры була алды. Шуны әйтергә кирәк, Азнакайда Донор көне элек-электән бик зурлап билгеләп үтелә. Әлеге хәрәкәткә нигез Бөек Ватан сугышы елларыннан ук салынган. Ул чакларда плазма ясалмый...
-
Авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе
2006 елдан республиканың Муниципаль берәмлекләре советы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатында Татарстан Президенты ярдәме белән муниципаль идарә өлкәсендә бәйгеләр оештырылып килә. Җирле үзидарә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан чираттагы республика бәйгеләренә йомгак ясалды. "Авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе" лауреатлары арасында - Азнакай районы Сәпәй авылы җирлеге...
-
23 апрельдә гомумшәһәр өмәсенә чыгарга онытма!
Җирлегебездә язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык дәвам итә. Әле башкарасы эшләр шактый: үзебез яшәгән биләмәләрдә, урам, ишек алларында тәртип урнаштырасы, законсыз чүплекләрне юк итәсе, чишмәләрне, зиратларны чистартасы, утырту өчен агач үсентеләре юнәтәсе, елга-инеш буйларын, чишмәләрне җыештырасы... 23 апрельдә Азнакайда шимбә өмәләре уза. Әйдәгез, өмәгә бердәм кушылып, ямьле җәйләргә чиста...
-
Тукай шигырьләре һәм әкиятләренең сихри дөньясына күмелдек
"Өмет" үзәгенең Чалпы авылындагы социаль-тернәкләндерү бүлегендә Габдулла Тукай юбилеена багышланган бик матур кичә үтте. Анда дәваланучылар шагыйрь әкиятләре буенча кулдан төрле әйберләр ясадылар. Ә шигырь укучылар бәйгесендә Тукайның яхшылыкка, тырышлыкка, кыюлыкка өндәүче әсәрләре яңгырады. Шулай ук Зилә Хөснетдинова, Айгөл Гарипова башкаруында җырлар, Ләйлә Арсланова һәм Әнәс Хәкимов башкарында "Су анасы"...
-
Азнакайда кечкенә улларын рәнҗеткән өчен 33 яшьлек ир-ат җәзага тартылган
Азнакай шәһәр прокуратурасы 33 яшьлек ир-атка карата җинаять гаепләвен яклады. Ул балигъ булмаган 2012 һәм 2014 елгы улларын тәрбияләүдә үз бурычларын үтәмәү, аларга карата рәхимсез гамәлләр кылуда гаепләнә. Суд барышында 2015 елның май-октябрь айларында әти кешенең исерек хәлдә улларын җәберләве, физик һәм психик яктан газаплавы ачыкланды. Моннан кала узган елның...
-
Әлкәй авыл китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан Әлкәй авыл китапханәсе hэм Мәдәният йорты үзешчәннәре көче белэн «Кем укыган тормыш китабын» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Сәхнәдә театральләшкән тамаша да, оста шигырь сөйләүчеләр, сандугачтай жырчылар, оста биючеләр дә чыгыш ясады. Җирле шагыйрьләребез: Роза Шәрифуллина һәм Алмаз Газизовларның үзләре язган шигырьләрен...
-
Чалпы социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Изгелек атналыгына” кушылдылар
Чалпы социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Изгелек атналыгы" республика акциясен ачу булды. Биредә "Изгелек почмагы" күргәзмәсенә әзерлек эшләре башланды. Тернәкләнүчеләр кул арасындагы материаллардан төрле әйберләр ясауга кереште.
-
Әсәй мәктәбе өмәгә чыкты
Бу көннәрдә авылыбыз кырмыска оясына хәтерләтә: бар да хәрәкәттә, һәркем чистарту эше белән мәшгуль. Безнең башлангыч мәктәп укучылары, укытучылары, техник хезмәткәрләре дә өмәдә актив катнаштылар. Иң шатландырганы шул - әти-әниләр дә үзләренең зур өлешләрен керттеләр. Ә түгәрәк өстәл артында чәй эчкәндә киләчәккә планнар корылды. Әти-әниләребез шундый бик актив: ялда да,...
-
Азнакайда шәхси йорт ихатасында урнашкан мунчада ут чыккан
Дүшәмбе көнне төнлә Азнакай шәһәре шәхси йорт ихатасында урнашкан мунчада янгын чыга. Утның ни сәбәпле чыгуы ачыклана. Азнакай районы янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре язгы-җәйге янгын куркынычы зур булган чорда аеруча игътибарлы булырга, шәхси йорт ихаталарында, дача, бакчаларда сулы мичкә куярга һәм ут сүндергечләр булдырырга киңәш итә.
-
Наиләнең хыялы тормышка ашты
Бу дөньяда могҗизалар булмый димә! Әнә, ун яшьлек Наилә Хәернасованың күптәнге хыялы тормышка ашты: ул коляскалы булды. Ниһаять, башка балалар кебек рәхәтләнеп урамда саф һава сулап йөри, тәненә дәва, рухына илһам ала алачак. Туганда Наиләне үлем тырнагыннан чак йолып калалар. Дүрт яшенә кадәр бала сәламәт йөри. Аннан аягына баса алмый...
-
1 майда илебез Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләп үтә
Ел саен ул районыбызда спорт ярышлары, рәсем конкурслары һәм үзешчәннәребез концерты белән үрелеп уза. Аңа әзерлек эшләре башланды инде. Бу дүшәмбедә координацион совет утырышында предприятие, оешмаларның профсоюз комитетлары рәисләре әлеге мәсьәлә буенча җыелып сөйләштеләр.