19 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакай гимназистларын экстремизм белән көрәшергә өйрәттеләр
"Экстремизмга - Юк!" айлыгы кысаларында Азнакай гимназиясендә район җитәкчелеге, хокук саклау органнары һәм мөхтәсибәт вәкилләре катнашында ачык дәрес узды. Әлеге белем бирү учреждениесендә балаларда толерантлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә, һәр елны милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. Азнакайда экстремизм һәм террорчылык темасына...
-
Азнакай көрәшчеләре Татарстан Беренчелегендә 5 урынны яулады
Яр-Чаллы шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча ТР Беренчелегендә (1994-96 елгы яшүсмерләр арасында) «Юбилейный» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 5 нче урынны алды (тренер - И.Муллаянов). Үз авырлык категорияләрендә Рузил Рәшитов һәм Булат Гомәров - көмеш, Тимур Шәйхуллин бронза медальгә лаек булды.
-
Азнакайлылар Амур өлкәсе халкына гуманитар ярдәм җыя
Кеше кайгысы чит булмый дигән сүзләрне истә тотып, райондашлар "Бердәм Россия" нең Азнакай җирле әгъзалары, район иҗтимагый оешмалар активистларының су басудан зыян күргән Амур өлкәсе халкына ярдәм итүгә чакырган мөрәҗәгатен актив күтәреп алды. Кеше кайгысына беркемнең дә битараф калмавы - аеруча куанычлы. Ватандашларыбызга тапшыру өчен кием-салым, азык-төлек, урын-җир әйберләрен җыю...
-
Азнакай юлында мотоциклист вафат булган
16 сентябрь көнне 7.30 сәгатьтә Әлмәт-Азнакай юлының 4 нче чакрымында «Фольксваген Джетта» автомобиле йортүчесе сул як юлга борылганда "Хонда" мотоциклы белән идарә иткән 1987 елгы егеткә юл бирми. Нәтиҗәдә, ике транспорт бәрелешә. Алынган тән яраларыннан мотоцикл шоферы авария урынында вафат була.
-
Актүбә бистәсе укучылары наркомания турында ачыктан-ачык сөйләште
Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында, "Өмет" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Актүбә 3 нче гомумбелем бирү мәктәбендә 6 сыйныф укучылары өчен ачык дәрес уздырды. Балалар замана афәте - наркомания һәм токсикомания проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләште, наркоманнарның тормышы сурәтләнгән видеоролик карады. Белгечләр аларга наркотикларның кеше организмына кире...
-
Азнакайлыларның сорауларына тикшерүче җавап бирәчәк
Тормыш-яшәештә килеп туган сорауларга ачыклык кертү, белешмә-консультацияләр бирү максатында ТР буенча Тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы А.Х.Сәеткулов һәр дүшәмбе, чәршәмбе көннәрендә 8.00-18.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәре, Ленин ур., 30 адресы буенча халыкны кабул итә. Аның урынбасары, юстиция подполковнигы И.А.Гәрәевкә һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 8.00-18.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә...
-
Азнакайлылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнә
Азнакай муниципаль районының җәмәгатьчелек советы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча эшче төркем катнашында киңәшмә узды. Анда сүз Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләләре турында барды. Утырыштагылар бу нәүбәттән ТР Президенты фәрманы белән расланган республика планы һәм аның кысаларында төзелгән районда алып барылачак чаралар планы белән...