19 май 2017 яңалыклары
-
Азнакай районы Буралы авылында шәхси йортта янгын чыга
Җомгага каршы төндә Буралы авылында янгын чыгып, торак йортка зур зыян сала. Ут чыккан чорда ике кеше өйдә йоклап яткан була. Бәхеткә, утны күршеләре күреп ала һәм аларны уятып, урамга чыгарга ярдәм итәләр, янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Янгын электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау сәбәпле чыккан, дип фаразлыйлар.
-
Күктәкә авылы китапханәсендә Гаилә бәйрәме узды
Күктәкә авыл китапханәсендә 16 май көнне бик матур гаилә бәйрәме узды. Гаилә эмблемасын ясау һәм девизын билгеләү, мәкальләр һәм табышмаклар буенча ярыш, тавыштан тану, балалар белән кечкенә чакта булган истәлекле вакыйгаларны искә алу, матур сүзләр бәйгесе - барысының да әти-әниләрнең һәм балаларның күңеленә хуш килде. «Кешелекнең изге оясы» дип исемләнгән...
-
Мәдәни үзәктә иҗат бәйрәме узды
Мәдәни үзәктә иҗат коллективлары концерты узды. Фойеда кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Һәр коллектив үз осталыгын күрсәтте. «Адымнар» театр студиясе, «Кампанелла», «Елмай» вокаль ансамбльләре, «Акварель» бию студиясе чыгышы көчле алкышларга күмелде. Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева түгәрәк җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
-
«Музейлар төне» азнакайлыларны үткән гасырларга алып кайтты. ФОТОРЕПОРТАЖ
Ел саен уздырыла торган "Музейлар төне" шәһәребездә кызыклы үтте. Быел ул төбәкне өйрәнү музееның 25 еллыгы белән дә тәңгәл килде. Балалар иҗат үзәгендә урнашкан мәгариф музее да бу төнне азнакайлыларга үз ишекләрен ачты һәм совет чорларына алып кайтты. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Ул үткәннәребезне онытмаска, тарихи...