19 апрель 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар, ветераннар сафы сирәгәя, шунлыктан аларга игътибар бермә-бер артырга тиеш
Татарстан башкаласында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, мәдәни һәм спорт чаралары башланды. Шуларның берсе - "Җиңү хаты" акциясе. - Казан ветераннары быел фронтташ дусларына Җиңү көне белән котлап, кәрәзле телефон аша SMS лар җибәрәчәкләр, - дип, гаҗәпләндерде шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә. Хөрмәтле ветераннарга кәрәзле телефонны...
-
Азнакайда ясалган ФАПлар Кырымда ачылды
Кырымда бер атна эчендә 20 модульле фельдшер акушерлык пункты ачылды. Алар барысы да Азнакай "Нефтемаш" заводында төзелгән. Медицина учреждениеләре ачылу тантанасында катнашкан Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Кырымга республика буларак формалашу чорында ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тән температурасы күтәрелеп китсә дә, кан басымын...
-
Азнакай яшьләр идарәсе игелек чараларына старт бирде
Язлар белән бергә тормышыбызга да күңел җылысы, игелекләр иңә. 15 апрельдән 26 апрельгә кадәр республикада игълан ителгән "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" акциясенә районыбыз да актив кушылды. Яшьләр идарәсе "Эшлә. Өйрән. Бүлеш. Үзгәр" шигарен күтәреп алып, игелек чараларына старт бирде. Аларга 200 ләп егет-кызлар бердәм кушылды.
-
Азнакай игенчеләр чәчүдә беренчеләр рәтендә
Азнакайлылар 19 апрель мәгълүматларына караганда, 2850 гектарда чәчү эшләрен башкарганнар. Республика күләмендә Норлат, Зәй районнары белән бергә иң бернчеләр рәтендә баралар. Афәрин!
-
Азнакай укучылары Тукай мирасын өйрәнә
«Без Тукайлы халык» бишенче республикакүләм Габдула Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган укуларда Азнакай укучылары да актив катнашты. «Тукай рухы һәрчак күңелләрдә» номинациясе буенча 8 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Радик Хаҗиев исә - икенче, «Габдулла Тукай - киңкырлы шәхес» номинациясе буенча гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы Нурия Баширяк өченче урынга...
-
Азнакайда «Язгы шәфкатьлелек атналыгы» акциясе старт алды
Азнакайның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы «Язгы шәфкатьлелек атналыгы» республика акциясенә кушылды. Хезмәткәрләр аның максаты һәм планнары белән таныштылар. Структур бүлекчәләр акцияне зарядкадан башлап җибәрделәр. Иртәнге физкультминуттан алган рух күтәренкелеге көн дәвамында социаль хезмәтләр күрсәтүне тагын да сыйфатлырак итеп оештырырга көч бирде.
-
Игътибар Азнакайлылар, Татарстанда кайбер телеканаллар эше туктатыла
20 апрельдә план буенча профилактик эшләр башкару сәбәпле кайбер телеканналлар эше туктатылачак. Россия Коммуникация күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 2.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе" телеканалы һәм "Татарстан - Яңа гасыр" радиоканалы ("Болгар" радиосы радиогрограммасы) эшләре туктатылачак. Шул ук вакытта "СТС" телеканалын трансляцияли...
-
Азнакайда Тукай бәйрәме үткәрелә
Билгеле булганча, 26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп узабыз. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан 25 апрельдә 15.00 сәгатьтә Мәдәният йортында «Без Тукай милләтеннән» дигән фестивальнең йомгаклау концерты була. 26 апрельдә исә 13.00 сәгатьтә Тукай микрорайонда Тукай бюсты янында шигырь бәйрәме үткәрелә.
-
Азнакайда “Алтын ачкыч” китабын тәкъдир итү кичәсе узды
Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә Татарстан Республикасының журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" бүләге иясе, язучы Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Очрашуга әсәрнең төп герое булган Татарстанның баш казые, Балтач районы баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев та чакырылган иде. Кичәне "Әссәләмәгаләйкүм" җыры белән нәни...
-
Татарстанда яңгырлар көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 19 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада да төнлә һәм иртән томан төшә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 1 градус кына...
-
Азнакай спортчылары уңышлары белән барыбызны да сөендереп торалар
Районыбыз спортчылары әледән-әле төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында ирешкән уңышлары белән барыбызны да сөендереп тора. Узган атнада Актанышда Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев призына 2000-2002 елгы яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча республика ярышы үтте. Күркәм традициягә әверелгән әлеге бәйгедә Айрат Миңнегалиев кул астында шөгыльләнүче Данил Ибәтов һәм Марат Фәизов үз...
-
Азнакайда әтиләрне зурладылар һәм гаилә айлыгы башланды
Дөньяда һәркем өчен әни белән әтидән дә кадерле зат юктыр. Тормышның түгәрәклеге дә, көннәреңнең бәхет нурына манылган булуы да шушы ике җанның бер-берсен аңлап-санлап яшәвенә бәйле. Ә гаиләнең ныклыгы - ул җәмгыятебезнең дә ныклыгы. Шуңа күрә районыбызда бу юнәлештә шактый эшләр башкарыла. 15 апрельдән Гаилә айлыгына старт бирелде. Ул Азнакай...