Митрәйдә республикада беренче яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшинга халыкның соравы күп булды
Кичә, 19 апрельдә, районыбызда узган ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында депутатларның игътибар үзәгендә беренчел медицина звеносы -шәһәр һәм район поликлиникаларының эшен оештыру булды.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә республика парламенты депутатларын район башкарма комитеты җитәкчесе Марсель Шәйдуллин озата...