19 февраль 2016 яңалыклары
-
Азнакайда билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары бара
Бүген Азнакайда РФнең Атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгас Сәхәбетдинов истәлегенә билбаулы көрәш буенча XII Бөтенроссия турниры старт алды. Ачылыш тантанасында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкиле Алмаз Габдуллин да катнашты. Үзенең сәламләү чыгышында ул билбаулы көрәшнең дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелүен, аның белән кызыксынучыларның саны арта баруын билгеләп үтте, спортчыларның...
-
Мәдәният йортында ир-егетләребезгә багышлап, тантаналы очрашу-чара үткәрелә
Февраль - ир-егетләребез ае, дисәк тә ялгышмабыз. Бу айда Ватан сакчыларына багышланган чаралар, очрашулар үтә, аларга кадер-хөрмәтебез тагын да арта. Һәр елдагыча, 23 февраль - Ватан сакчылары көне алдыннан, район-шәһәр Мәдәният йортында ир-егетләребезгә багышлап, алар катнашында тантаналы очрашу-чара үткәрелә. Ул 20 февраль көнне 10.00 сәгатьтә башлана.
-
Ялгызаклар парын таптылар
Үзенең йөрәк түрендә йөрткән хисләрен белдерергә оялыпмы, әллә инде тиңен, бердәнберен таба алмый йөреп, кайберәүләр гаилә кора алмый, ялгыз кала. Язмыш шуңа дучар иткәннәр дә бар бит әле... Ә ялгызлык газабын аны кичергән кешеләр үзләре генә белә торгандыр. Районыбызның ЗАГС бүлеге каршында оешып, матур гына эшләп килгән "Пар канатлар" клубы...
-
“Маяк” газетасы Татарстан Судьялар Советы тарафыннан һәр елны үткәрелеп килүче “Ел Фемидасы” бәйгесендә икенче урынны яулады
Суд системасы эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Татарстан Судьялар Советы тарафыннан һәр елны үткәрелеп килүче "Ел Фемидасы" республика бәйгесенә 12 февральдә йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча безнең "Маяк" газетасы икенче урынны яулады. Шунсын әйтергә кирәк, бу безнең әлеге бәйгедә беренче җиңүебез генә түгел, инде дистәгә якын "Фемида"...
-
Азнакай эшмәкәрләре түгәрәк өстәл артында сөйләшәчәк
Бүгенге көндә үз эшен ачарга теләүчеләр бик күп. Бизнес хәзер урта буынны гына түгел, ә бәлки үсеп килүче яшьләрне дә кызыксындыра. Аларга ярдәм йөзеннән районыбызның урта һәм кече бизнес вәкилләренең Республика, район җитәкчеләре, хезмәттәшлек итүче оешма-предприятие җитәкчеләре белән берлектә киңәшмә, очрашулары даими узып тора. 25 февральдә Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә...
-
Азнакай нефтьчеләре янгынга каршы яхшы хәзерлекле
Азнакай нефтьчеләре 24 нче янгын часте белгечләре катнашында нефть табу һәм хәзерләү объектлары буенча рейдлар уздырдылар. Рейдлар барышында янгынга каршы техник саклык чаралары, янгын куркынычсызлыгы документацияләре, мәгълүмати билгеләр, күрсәткеч, аншлагларның торышы тикшерелде. Мондый рейдлар бигрәк тә резервуар парклар кебек эре, катлаулы предприятиеләрдә аеруча әһәмиятле. Тикшерү барышында нефть объектларының янгынга каршы...
-
Сердцем яна кичләрен яки туган телебезгә мөнәсәбәт хакында
Соңгы вакытта: "Киләсе уку елыннан татар мәктәпләрендә дә татар теленнән тыш барлык фәннәрне русча укыта башлаячаклар икән дигән," - дигән сүзләр ишетелә. Сәбәбе - 9, 11 нче сыйныфлардан соң биреләсе имтихан биремнәренең нигездә рус телендә булуы. Безнең мәктәп бу мәсьәләдә берничә ел алда бара инде. Татар авылының татар мәктәбендә бүген...
-
Азнакай укучылары өлкәннәргә электрон юл ача
Интернет тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Хәзер без төрле түләүләрне өйдән чыкмыйча электрон юл белән генә башкаруга күнегеп барабыз. Республикабызда электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру максатларында менә өченче ел "IT-чемпион" бәйгесе үткәрелә. Февральдә "Иң актив укучы" һәм "Иң актив" мәктәп номинацияләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Яшьләр Интернетны биш...
-
Тормыш иптәше, балалары, оныклары, кияве, оныкчыгы Абдуллин Фәүзир Гыйльфан улын туган көне белән котлыйлар
Азнакайда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Абдуллин Фәүзир Гыйльфан улын туган көне белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, куанычлы озын гомер, балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, әни белән тигезлектә яшәргә язсын. Синең кебек әти берәү генә. Күңелеңдә һәрчак изгелек, Ходай сиңа шатлык бүләк итсен, Үзең кылган кебек изгелек. Пар канатлар...
-
Ильясов Наил Зиннур улын 60 яшьлек юбилее белән “Гарант” ҖЧҖ ТК коллективы, “Ильясов Р.Н.” ШЭХ һәм Сукаеш авыл Советы котлыйлар
Ильясов Наил Зиннур улын 60 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз.Бар көчегезне яраткан эшегезгә бирәсез. Сез җитәкләгән коллектив район төзеклегенә күп өлеш кертә. Намус белән башкарган эшләрегез күзләрне сөендерә. Ачык күңелле, гадел, намуслы, тырыш кеше Сез. Шуңа күрә хөрмәткә ирешкәнсез. Сезгә тормыш иптәшегез белән озын һәм тигез гомер итеп, җан...
-
Волонтерлар штабы имамны эзләүне туктатканнар
57 яшьлек имам Сөләйман Зарипов һәм Гарәп Әмирлекләре гражданы, 62 яшьлек Худжа Абде Наджи Элдим югалганга 11 көн узган иде. Алар 7 февраль көнне Саранск каласыннан Казанга кайтып барганда юкка чыкты. Соңгы тапкыр юлчыларны Буа районында күрәләр. Волонтерлар штабы Буа районында имамны эзләүне туктаткан. Чөнки әйләнә-тирәдәге бөтен урман-кырлар карап чыгылган,...