18 декабрь 2015 яңалыклары
-
Бала чит булмый ул
Алинаның Ходайның һәр бирмеш көнен исереклек сөремендә үткәргән, тулай торактагы кечкенә бүлмәләренә үзе кебек сәрхүшләрне җыеп күңел ачарга яраткан әнисен ана хокукыннан мәхрүм иттеләр. Шушы мәхшәрне күреп үскән, инде тормышын башкача күз алдына да китерми башлаган 8 яшьлек кызның үзләрен алырга килгән опека бүлеге хезмәткәрләренә ияргәндә күңелен нинди хисләр биләгәндер,...
-
Актүбәгә Яңа ел бүләге - яңа медпункт
Бүген Актүбә бистәсенең иске өлешендә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында Актүбә халкы, район һәм бистә җитәкчеләре катнашты. -Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның районыбызга Яңа ел бүләге итеп кабул итәбез бу яңа бинаны, - диде тантананы ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Ул аның ярдәме белән төзелде. Быел Азнакай торак...
-
Азнакайда котыру чиренә каршы ветеринарлар көрәшә
Авыру кеше үзенең кайсы җире авыртканын әйтә ала. Нәниләр, теле белән әйтә алмаса да, авыруын елап белдерә. Ә менә терлекләр, кече туганнарыбыз авырулары хакында "әйтә " дә, "елый" да алмыйлар. Мал табиблары исә терлек, җәнлекләр белән уртак тел дә таба, дәвалый да. Ничек икән? Без дәвалау ысуллары, гомумән, районыбызда ветеринария...
-
Азнакайда җинаять очраклары арткан
Узган атнада районда сигез җинаять кылынган. Гражданнарның шәхси милекләренә карата игътибарсызлыгы, аларны теләсә кайда, шулай ук күзәтү булмаган урыннарда калдырып китүләре кайберәүләрне "җиңел кәсеп"кә этәрә. Шәһәрнең Нефтьчеләр урамындагы бер йорт подъездыннан велосипед урлануы шуның ачык мисалы. Карак - элек тә хөкем ителгән Әлмәт кешесе. Хәзер аның моның ише караклыкта элек...
-
Декада уңаеннан спартакиада
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы уңаеннан районда бик күп төрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе - шашка, шахмат, дартс, өстәл теннисы һәм кул көрәше буенча спартакида. Ул узган атнада "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында оештырылды. Быел анда 50дән артык кеше катнашты. Җиңүчеләргә иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.