18 декабрь 2014 яңалыклары
-
Азнакайдан Сергей Михайлов Мәскәүдә Кремль чыршы бәйрәмендә катнашачак
Укуда тырышсаң, сәнгатьтә, спортта казанышларга ирешсәң, төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңү яуласаң Яңа ел алдыннан көтелмәгән бүләк алырга да мөмкинсең. Районыбыздагы әнә шундый уңган-булган 41 укучы 21 декабрьдә Казанда Президент чыршысына барачак. Ә Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Сергей Михайлов Мәскәүдә Кремль чыршы бәйрәмендә катнашачак. Ул узган...
-
Азнакай эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре комарлы уеннар өчен тәгаенләнгән компьютер җиһазларын тартап алган
Россиядә азартлы уеннарны оештыру 2006 елда ук тыюлуга да карамастан, әлеге хокук бозу очраклары белән көрәшнең ахыры һаман да күренми. Полиция хезмәткәрләре салоннарны ябарга да җитешми, шунда ук алар яңадан җиһазландырып кире ачыла. Шушы көннәрдә генә Солтангалиев урамындагы бинадан эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре комарлы уеннар өчен тәгаенләнгән компьютер җиһазларын тартап...
-
Азнакай районы Балтач авылында караклардан хәтта люстра һәм стена сәгате дә читтә калмаган
Районда узган атнада биш җинаять кылынган. Караклар чит кеше йортларына кереп, әйбер урлаудан да кыенсынып тормыйлар. Балтач авылында ике балигъ булмаган бала, бер йортка кереп, электр инструментлары, музыкаль үзәк урлап чыгалар. Алар игътибарыннан хәтта люстра һәм стена сәгате дә читтә калмый.
-
Азнакай яшьләр лидерлары коррупциягә каршы көрәштә
Коррупциягә каршы ил буенча көрәш бара. Бу яман чирнең төрләре күп булган кебек, көрәшү юллары да бихисап. 16 декабрьдә узган яшьләр лидерлары форумында нәкъ шул хакта сөйләшү барды. Анда яңгыраган мөһим фикерләр: Айдар Шәмсетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе: -Көн дәвамында "коррупция" дигән сүзне бер генә тапкыр ишетмибез. Аның тамырлары ерак...
-
Азнакайда декада барышында инвалидларга барлыгы 2 миллион 66 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән
Инвалидлар декадасы районда ел саен зурлап билгеләп үтелә. Мөмкинлекләр чикләнгәннәр барыннан да бигрәк, кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Әмма еш кына алар җилкәсенә материаль чаралар таләп итүче авырлыклар төшә. Шөкер, Азнакайда ярдәм итәргә әзер булганнар да аз түгел. Декада барышында инвалидларга барлыгы 2 миллион 66 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта...
-
Быел Азнакайда 16 эшсез граждан эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәрде
Үз эшен ачарга теләүчеләргә хәзер мөмкинлекләр зур. Районда моның өчен уңайлы шартлар тудырыла. Тырышлык, тәвәкәллек кенә кирәк. Быел 16 эшсез граждан эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәрде. Шунсын да әйтергә кирәк, кече һәм урта бизнесны үстерү буенча районда максатчан программа тормышка ашырыла.
-
Бүген Азнакай почтамты бинасында “Маяк” газетасы “Әбүнәче көне” уздыра
18 декабрь көнне 9дан 15 сәгатькә кадәр "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин ур., 6 нчы йорт) "Әбүнәче көне" уздыра. Бу көнне "Маяк"ка язылган һәр кеше бүләккә ия булачак. Билгеле булганча, 2015 елның 1 нче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу дәвам итә. Редакциянең үзеннән алып китүчеләр "Маяк"ны 264 сумга яздыра алалар....