18 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакайда тыл ветераннары турында мәгълүматлар туплау эшен тизләтәчәкләр
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлеккә багышланган чираттагы киңәшмәдә "Татарстан Республикасының тыл геройлары" Хәтер китабына әзерләнүче райондашлар исемлеген туплау барышы мәсьәләсе каралды. Бу юнәлештә эшне тизләтү һәм нәтиҗәле итү буенча тәкъдим-фикерләр әйтелде. Исегезгә төшерәбез, исемлеккә иң беренче чиратта 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда алты айдан да...
-
Азнакай табиблары балаларның хокукларын үти
20 ноябрь - Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне. Азнакай районы үзәк сырхауханәсендә бу юнәлештә эшнең ел әйләнә тукталып торганы юк. Балаларга һәм аларның әти-әниләренә бушлай медицина хезмәте күрсәтүдә хокуклары турында һәрдаим аңлатыла. ОМС полислары нигезендә һәр балага тиешле медицина ярдәме, тикшерелүе үткәрелә. Инвалид балаларга медицина ярдәме бернинди чиратсыз, иң...
-
Азнакайда төбәк рәссамнар күргәзмәсе ачылды
Дүшәмбе, 18 ноябрьдә, Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортының икенче катындагы фойеда Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышлап, республикабызның көньяк-көнчыгышы рәссамнары күргәзмәсе ачылды. Анда Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Җәлил, Әлмәт, Лениногорскта яшәп иҗат итүчеләр үз әсәрләрен тәкъдим итте. Күргәзмәне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты һәм рәссамнарга район башлыгының Рәхмәт хатларын...
-
Азнакайның "Миләшкәй" балалар бакчасында “Киләчәк” республика программасы кысаларында зона семинары узды
Азнакай шәһәренең 13 нче "Миләшкәй" балалар бакчасында узган зона семинарында татар теле укыту буенча тәрбиячеләр яңача белем бирү эшчәнлеген оештыру хакында фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Татарстанда "Киләчәк" мәгарифне үстерү стратегиясе нигезендә балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты эшләнде һәм ул узган елның сентябреннән гамәлгә ашырыла башлады. -Әлеге...
-
Казанда һәлакәткә очраган самолетта 11 һәм15 яшьлек кызлар очкан
Казанда һәлакәткә очраган Boeing-737 самолетында ике бәлигъ булмаган бала очуы ачыкланды. "Татарстан"авиакомпаниясенә сылтау белән РИА Новости хәбәр итүенчә, самолетта 15 яшьлек Алина К. һәм11 яшьлек Дарья А. вафат булганнар. Дарья А. "России 2" телеканалы комментаторы Роман Скворцовның кызы булып чыкты. Казанда авиаһәлакәттә аның хатыны да вафат булган. Телеканал хәбәр итүенчә,...
-
18 ноябрь Азнакайда матәм көне дип игълан ителде
Якшәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 18 ноябрь көнен Татарстанда матәм көне дип игълан итү турында фәрманга кул куйды. Республикада, шул исәптән Азнакайда да, дәүләт әләмнәре төшерелде. Азнакайда бүген күңел ачу чаралары туктатылды. Республика телеканаллары да әлеге тапшыруларны күрсәтмиячәкләр. Азнакайның мәчет һәм чиркәүләрендә авиаһәлакәттә вафат булганнарның рухларына багышлап дога кылачаклар....
-
Казанда авиаһәлакәттә Татарстан Президентының улы Ирек Миңнеханов һәм УФСБ башлыгы Александр Антонов һәлак булды
Татарстан башкаласында гадәттән тыш хәл. "Казан" халыкара аэропортында Мәскәүдән очкан самолет һәлакәткә очраган. Кичә якынча 19.25 сәгатьтә Казанда Мәскәүдән кайтучы самолет һәлакәткә юлыккан. Бар 50 кеше дә үлгән. 44 кеше пассажир һәм 6 кеше - экипаж вәкилләре. Пассажирлар арасында Татарстан президентының улы Ирек Миңнеханов һәм республикабызның УФСБ башлыгы Александр Антонов...