18 апрель 2017 яңалыклары
-
Азнакай районында 145 кеше алкоголизм авыруы белән исәптә тора.
Болар нигездә 30-40 яшьлекләр. Шуларның 47 се хатын-кызлар. Бу туташ-ханымнарның бишесе генә эшли, калганнары эшсезләр.
-
Азнакайда «Игелекләр атнасы” старт алды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Районыбызда «Язгы игелекләр атнасы" старт алды. Яшьләр үзәге белгечләре мәктәпләрнең доброволецлар отрядлары белән очрашып, аларны атналык план белән таныштырдылар. "Спортлы Татарстан" акциясе кысаларында укучылар зарядка да ясап алдылар.
-
Тимурчылар «Язгы игелеклелек атнасы”на кушылдылар
Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 5 А сыйныфы тимурчылар отряды «Язгы игелеклелек атнасы"на кушылдылар. Алар Бөек Ватан сугышы ветераны Минехуҗа Габделхаковның өенә бардылар. Совет сугышчыларының батырлыгы турында тере тарих дәресе алдылар.
-
Азнакайның көрәшче егетләре сынатмый. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Башкортстан Республикасының Бакалы районы Күштирәк авылында Уран Ибраһимов истәлегенә көрәш турниры үтте. Анда "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашып, команда беренчелегендә икенче урын яуладылар. Шәхси беренчелектә Ислам Закиров, Равил Сабирҗанов, Аслан Закиров - беренче, Айзат Галиуллин - икенче, Руслан Сәлимов өченче булдылар. Спортчыларның тренерлары - Илдар Закиров.
-
Музейда рәссам Фәрит Газизуллин күргәзмәсе эшли башлаячак.Рәхим итегез!
Тантаналы кичә 20 апрельдә була.
-
Азнакайда Нурислам Галиев истәлегенә алкалы хоккей буенча Бөтенроссия турниры үткәрелә
21-23 апрельдә Боз сараенда 2009 елгылар арасында Нурислам Галиев истәлегенә алкалы хоккей буенча Бөтенроссия турниры үткәрелә. Анда Азнакай, Ульяновск, Яр Чаллы, Бөгелмә, Актаныш, Туймазы, Алабуга командалары катнашачак. Турнирны тантаналы ачу 22 апрельдә 11.15 сәгатьтә була. Ярышлар 21 апрельдә 16.00, 22 һәм 23 апрельдә 9.00 сәгатьтә башлана.
-
Мәркәзебез Казанда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының V форумы узды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
13-15 апрель көннәрендә мәркәзебез Казанда "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының V форумы узды. Анда Азнакайның да "Ак калфак" оешмасы вәкилләре катнашты.
-
23 апрель – якшәмбе көнне Азнакай шәһәренең “Шифа” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе була
Бу көнне агропредприятиеләр, шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр, сәүдә оешмалары киң ассортиментта үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Килегез! Бакчачылар өчен агач үсентеләре, орлыклар да сатылачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.
-
Азнакайның яшь рәссамы җиңү яулап кайтты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Казанда "Тарих эзләре буйлап" Бөтенроссия рәсем конкурсы узды. Анда Азнакай шәһәре Мәдәни үзәгеннән Мадияр Галиев та катнашты (җитәкчесе В.Лотфуллина). Ул беренче урынны яулап кайтты.
-
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә күргәзмә ачылды
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә күргәзмә ачылды"Укытучы һәм аның укучылары" дигән чыгарылыш студентлары күргәзмәсе ачылды. Анда төрле жанрда язылган картиналар һәм кул эшләре куелды.
-
Кунаклар Азнакай музеен ошатты
"Азнакай" санаторий-профилакториясендә чит төбәкләрдән килеп ял итүчеләр музейда экскурсиядә булдылар. Алар районыбызның тарихы белән таныштылар. Чатыр тавы турында куп кенә мәгьлүмат алдылар. Кунакларга экспозиция заллары, бабаларыбызның һөнәрчелегенә кагылышлы бай экспонатлар бик тә ошады.