18 март 2015 яңалыклары
-
Азнакайда – язгы кыр эшләренә багышланган семинар бара
Бүген - 18 мартта , "Чатыр тау" хуҗалыгында язгы кыр эшләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе бара. Аны ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов алып бара. Авыл хуҗалыгы белгечләре дистәләп районнан килгән җитәкчеләр, язгы кыр эшләренә җаваплы хезмәткәрләр белән әлеге өлкәдә лекцияләр белән чыктылар, фикер алышып, күпсанлы сорауларга җаваплар бирәләр. Соңыннан...
-
Коллегабызны олы бүләге белән котлыйбыз
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы "Маяк" газетасы редакциясе бүлек редакторы Фазлыева Нәсимә Рәсим кызына "Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз!
-
Санаторий-курортта ял итү бәясе арта
РФ хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгының 31.12.2014 ел "2015 елда социаль хезмәтләр җыемы рәвешендә дәүләт социаль ярдәме алуга хокуклы гражданнарның санаторий-курорт оешмаларында бер көн булу бәясе" турындагы әмере нигезендә бәяләр арта: - дәүләт социаль ярдәме алуга хокуклы гражданнар, 1 төркем инвалидлар, инвалид балалар һәм аларны озатучыларга санаторий-курортта бер көн булу...
-
Эшче кадрларны үзебездә әзерләү бурычы куелды
Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы Марсель Шәйдуллин җәйге Универсиада уеннарына "Казан-Арена" футбол стадионын төзекләндерүдә катнашкан бер төркем торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе Президентының Мактау грамоталарын һәм «2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада» истәлек медальләрен тапшырудан башлады. - Республика, район үсешенә керткән өлешегез өчен барыгызга да рәхмәт сүзләремне җиткерәм,...
-
Эшкуарлык – икътисадны үстерүдә зур көч
Үз җирлегебездә җитештерүне арттыру, яңадан-яңа эш мәйданнары барлыкка китерү, хезмәт базарындагы киеренкелекне бетерү бүгенге көндә төп проблемаларның берсе булып тора. Әлеге проблемаларны уңай хәл итүдә безгә, иң беренче чиратта, эшмәкәрләр ярдәмгә килә. Менә ни өчен кризис чорында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Хәзер инде җөмһүриятебез җитәкчеләре...
-
Газета – ул район көзгесе
"Маяк" - районыбыз елъязмасы, район көзгесе. Газета район белән бергә үсеп, авыр һәм катлаулы юл үтте. Газетаны укучыларыбыз, аларның хатларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Шатлык-кайгыларын бергә уртаклашып, киңәшләшеп, газетаны тагын да эчтәлеклерәк, сыйфатлырак итү өстендә эшлибез. Ә менә "Маяк" алар тормышында нинди роль уйный икән? Газета укучыларыбызга әнә...
-
Азнакайлыларга бушлай юридик ярдәм
20 мартта халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге чара кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны 9.00-11.00 сәгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы Гөлнур Низамова; 12.00-14.00 сәгатьләрдә - ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы мөдире Нина Ваничкина; 14.00-16.00 сәгатьләрдә - прокуратура вәкилләре...
-
Азнакай умартачыларын ни борчый?
Намазлыклы әби-бабайлар белән үскән кешеләр бал кортының пәйгамбәр авызыннан төшүен, Ходайның изге бөҗәге саналуын яхшы белә. Районыбыз умартачыларының ел да үтә торган язгы укулары да тиктомалдан гына Коръән сүрәләре белән башланып китми шул. Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә барган кадрлар әзерләү курсларына быел да умартачылар зал тулы җыелган, кем әйтмешли, корт...
-
Тымытык укучылары бабалары турында яза
Рәхмәт, бабай, сиңа Җиңү өчен! Әхәт бабамның әтисе Әхмәт бабай Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул хәбәрсез югалган. Ә әбиемнәрнең әтиләре Мирсәет бабай белән Юныс бабай сугыштан әйләнеп кайтканнар. Әдибә әбиемә әтисе Юныс әсирлектә күргәннәре турында түбәндәгеләрне сөйләгән: "Ачлы-туклы тотып, чиләк белән көн озынына ком ташыталар иде. Шулай беркөнне без иптәшем...
-
Азнакай кулланучылары өчен "кайнар линия" эшләде
Кайсы гына кибеткә керсәң дә хәзерге байлык, матурлыкка таң каласың. Әнә шулай авызыңны ачып товарлар төрлелегенә шаккатып йөргәндә кайчак шул матурлык астындагы элмәккә дә эләгеп куясың. Шул ук азык-төлекне генә алыйк. Ялтырап торган кытыршы кәгазьгә уралган кәнфит, тәм-том ишене алганда күпләребез аның куллану срогына карап та тормый. Өйгә кайтып чәйләргә...
-
23 марттан укучылар бер атнага язгы каникулга туктала
23 марттан укучылар бер атнага язгы каникулга туктала. Түбән сыйныфларга соңгы чиреккә көч туплау, өлкән сыйныфларга дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен менә дигән форсат. Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, каникул чорында да мәктәпләр бушап тормаячак, төрле кызыклы чаралар үтәчәк.