18 март 2014 яңалыклары
-
Азнакай мөхтәсибе үз вазифаларын Азат Талибуллинга тапшырды
Дүрт елга якын Азнакай мөселманнары өммәтен җитәкләгән Әмирҗан хәзрәт Якупов быел үз вазифаларын Азат хәзрәт Талибуллинга тапшырды. Бу вакыт эчендә районыбызның дини оешмалар эшчәнлеге күп уңай үзгәрешләр кичерде. Яңа Юл, Октябрь Бүләк, Камышлы, Түбән Якый авылларында мәчетләр төзелде, шәһәребезнең Зәңгәр мәчете каршында Ислам башлангыч белем бирү мәдрәсәсе ачылды, Азнакайның «Юбилейный»...
-
Актүбә бистәсендә исерек һәм әҗәтле шоферларны эзләделәр
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчелеге соңгы вакытта дәүләт автоинспекторлары, Азнакай районара суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре, "Маяк" газетасы редакциясе һәм җирле радиотелевидение компаниясе журналистлары белән спиртлы эчемлекләр кулланган килеш автомобиль руле артына утырган, штрафларын, әҗәтләрен вакытында түләмәгән һәм, билгеле инде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән машина йөртүчеләрне ачыклау...
-
Төнге каравыл Азнакай авылларына килеп җитмәгән
Язгы-җәйге чорда табигать кенә түгел, караклар да "уяну"ын истән чыгармасак иде. Караучысыз калган фермалар - караклар өчен менә дигән җим. - Фермаларда каравылчылар, яктылык, коймалар, ныклы һәм ышанычлы бик, рәшәткәләр, элемтә булмау, мал-туар бурларына кыңгыр эшләрен башкарырга аеруча җиңеллек тудыра, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров. Узган...
-
Азнакайда “Ел сыйныф җитәкчесе” республика бәйгесенең зона туры үтте
Районыбызда бишенче тапкыр "Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсының зона туры үтте. Резеда ШӘРИПОВА Анда районыбыз данын 8 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф җитәкчесе Рәмилә Хикмәтова, 1 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф җитәкчесе Зөлфия Хәбипова, 6 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф җитәкчесе Галина Лобанова яклады. Ике көн дәвамында барган бәйгедә Мөслим,...
-
Азнакайлылар “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашачак
"Татарстан - яңа гасыр" каналы аша бара торган "Җырлыйк әле" тапшыруы халык арасында популярлык казанды. Азнакайлылар да анда инде берничә тапкыр чыгыш ясады. Бу шимбәдә 20.30 сәгатьтә телеэкран аша тагын якташларыбызны күрә алачакбыз. Җырчыларыбыз Баулы районы үзешчәннәре белән белән һәвәслектә ярышачак. Азнакайлыларны яклап СМС тавыш бирергә онытмагыз!
-
Азнакайда “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” акциясе башланды
17 марттан Татарстанда, шул исәптән Азнакайда, "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дип исемләнгән наркотиклар әйләнешенә каршы Бөтенроссия акциясенең беренче этабы башланды. Акция вакытында гражданнар 8(85594) 4-22-50 телефоны буенча Бөгелмә наркоконтроль бүлегенә шалтыратып белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә яки хокук бозулар турында хәбәр итә алалар. Сорау-мөрәҗәгатьләрне район эчке эшләр...
-
Азнакайдан дүрт кеше “Хәйрияче–2013” исеменә лаек булды
Башкалабызда Татарстан Президенты, җитәкчелеге катнашында "Хәйрияче-2013" республика бәйгесенә йомгак ясалды. Азнакай районыннан аңа төрле номинацияләрдә җиңү яулаган дүрт хәйрияче чакыру алды һәм республика Президенты имзалаган Дипломнарга лаек булдылар. Алар: "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов, эшмәкәр Галина Герк, Азнакай радио-телевидениесенең бүлек мөхәррире Әлфия Иксанова, Октябрь Бүләктән Сирин Әминов.
-
Азнакайга эшлекле визит белән Рифкать Миңнеханов килә
Татарстан Республикасының ЮХИДИ идарөсе начальнигы полиция полковнигы Рифкать Миңнехановның районыбызга килеп халыкны кабул итүләр үткәрүе инде традициягә әверелде. Аның белән азнакайлыларны борчыган сорау-проблемалар яктыртылган чираттагы шундый очрашу 20 мартта 14.00-15.00 сәгатьләрдә ЮХИДИнең Азнакай бүлеге бинасында үтәчәк. 7-16-81 телефоны аша языла аласыз. Фото http://www.tatar-inform.ru/