18 февраль 2017 яңалыклары
-
Азнакайда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча автокласс ачылды
Районыбызда элек-электән юл куркынычсызлыгы проблемасына җитди игътибар бирелә. Бу юнәлештә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дә шактый эшләр башкарыла. Мәгариф учреждениеләренең күпчелеге бу темага кагылышлы әсбаплар, җиһазлар белән тәэмин ителгән. Агымдагы атнада шәһәрдә чираттагы куанычлы вакыйга булды: гимназиядә автокласс ачылды. Тантаналы чарада Юл хәрәкәте хәвефсезлеге учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәсе вәкилләре,...
-
Азнакай ветераннары атып та куйды!. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
17 февраль көнне профлицей спортзалында районыбыз ветераннары "Ворошилов укчысы" бәйгесендә катнашты. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.
-
Мәнәвездә “Сәбитова” парлар димләде
"Пар канатлар" башлангычы белән ялгызларны парлы итү юнәлешендә эшчәнлек районыбызда киң колач алды. Туйкә, Мәнәвез, Үчәлле, Баланлы Бүләк авыллары мәдәният йортлары хезмәткәрләре бергәләшеп "Мәхәббәт ачкычлары" проекты да эшләде. Аның кысаларында "Әйдә, өйләнешәбез!" исеме астында танышу - шоу Мәнәвездә үтте. Шоуда димче "Сәбитова", алып баручы "Гузеева", астролог - барсы да булды.
-
ЗАГС бүлеге Гашыйклар көнендә гаризалар алды
Быел ЗАГС бүлеге никахларын законлаштыруга гаризалар алып, изге Вәли көнен яшьләр өчен шулай истәлекле итте. Ул олы бер бәйрәм булды. Бу көнне Актүбәдә дә теркәлүче парлар бар иде. Абдуллиннарны никаһлары белән котларга бистә башлыгы Роза Галеева да килде.
-
Азнакай балаларының иминлеген кайгырталар
«Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм баларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә балигъ булмаганнарны җәберләү профилактикасы буенча занятие узды. Социаль эш буенча белгеч Г.Габдуллина һәм психолог Л.Сабирова балаларга әлеге проблема хакында сөйләделәр, ә юрисконсульт Р.Хәйруллина ООН Конвенцииясе, РФ Конституциясе һәм Гаилә Кодексы нигезендә мондый гамәлләр өчен өлкәннәрне нинди җаваплылык көткәнен, балигъ булмаганнарның хокукларын, анедый...
-
“Аҗаганда” Азнакай районы Урсай мәктәбе командасы җиңде
Тымытык мәктәбе базасында 7-8 нче сыйныфлар арасында "Аҗаган" уенының зона ярышлары узды. Беренче урынны урсайлылар яулады. Тымытык командасы - икенче, Сарлы командасы өченче урынга лаек булды.