18 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Шәхси мунчада шартлау булган: бала зыян күргән
Минзәлә районы Хуҗамәт авылындагы гадәттән тыш хәл турында "112" хезмәте аша җирле коткаручыларның кизү бүлегенә кичә, 17 гыйнварда, 11:25 сәгатьтә хәбәр ителә. Алынган хәбәр буенча шәхси йортта газ котелы шартлау һәм бер баланың сәламәтлегенә зыян килүе әйтелә. Коткару хезмәте йортка терәп салынган мунчада мичтәге парның чамадан тыш күп җыелуы аркасында...
-
Рөстәм Миңнеханов: "Гаиләдә кечкенә балалар булганда, без берничек тә газны сүндереп куя алмыйбыз"
Лениногорскидагы янгыннан соң, республика киңәшмәсе узды. Анда социаль рискта булган гражданнар белән эш алып бару турыннда сөйләштеләр. Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Татарстан Президенты карары белән, күпбалалаы һәм имн булмаган гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эшләр алып барылуын белдерде. - Гаиләдә кечкенә балалар булганда,...
-
Буралы авылы да Яңа ел бәйрәмнәреннән шаулап-гөрләп торды
Ә инде искечә Яңа ел киченә "Ак калфак" район хатын-кызлары оешмасының биредәге бүлеге китапханә белән берлектә өлкән яшьтәге әби-бабайларны куандырырга булды. Алар өчен гармун моңы астында борынгы җырлардан торган бик күңелле концерт оештырылды. Ак әбиләр, аксакаллар үзләренең яшьлек елларына кайтып килде, хатирәләргә чумды. Гөлсирин Сәлимгәрәева аларның барчасына Яңа ел бүләкләре...
-
Азнакай умартачылары республикада беренче урында
Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада беренче урында, ә корт гаиләләре буенча икенче урында торалар. Һәр умартадан 25 кг бал алына. Хәзер алар өчен җаваплы чор, чөнки бал кортларының ничек кышлавы җәен продукция күләменә турыдан-туры бәйле. Соңгы елларда умарталарны кар астында кышлату киң таралган. Болай бал кортларының төрле авыруларга...
-
“Пар канатлар” клубы Сезне үзенә көтә
Сез әле һаман ялгызмы? Үз тиңегезне очрата алмыйсызмы? "Пар канатлар" клубы Сезне үзенә көтә. Анкеталар тутыру өчен ЗАГС бүлегенә килегез. Сорауларыгыз туса, 7-25-19, 7-24-79 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була. Пар эзләүдән читенсенмик, тормыш бергә булганда, гаилә белән яшәгәндә генә ямьле, рәхәт, мәгънәле.