17 декабрь 2015 яңалыклары
-
Чыршы Азнакайлылар өчен 2250 сумга төшәргә мөмкин
Яңа ел якынлашу белән халык йорт-фатирына нарат-чыршы юнәтү белән мәшгуль. Берәүләр аны сатып алуны хуп күрсә, икенчеләр урманга барып, рөхсәтсез генә кисеп алып кайталар. Бу хәлне булдырмый калу максатында урман инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә рөхсәтсез чыршы һәм нарат агачларын кисүчеләрне эзәрлекли башлады. Патруль төркемнәре урман эчендәге, шәһәр һәм торак...
-
Һөнәр сайлау алдында торган Азнакайның егет-кызларына
Гимназиядә районның өлкән сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итү чарасы оештырылды. Уку йортларыннан килгән вәкилләр бик күп кызыклы мәгълүматлар бирде. Анда Татарстан республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре дә катнашты. Һөнәр сайлау...
-
Азнакайда шәфкатьлелек акциясе дәвам итә
Җирлегебездә шәфкатьлелек акциясе дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә Чаллыдан бер эшмәкәр районыбыздагы аз керемле, ихтыяҗлыкта яшәүче гаиләләр һәм аларда тәрбияләнүче балалар өчен күп күләмдә кием-салым җибәрде. Ярдәмгә мохтаҗ райондашларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына яки социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әнә шундый игелек эшләренә барыбыз...
-
Азнакайда хәрби хезмәттә һәлак булган егетләрнең әниләрен хөрмәтләделәр
Карынында чакта ук ана баласына якты киләчәк кузаллый, зур өметләр баглый, бу тормышта аның бик бәхетле яшәвен тели. Сабыеның яңа гына тәпи атлап киткән чагында, инде буй җитеп олы тормыш юлына хәер-фатиха биргәндә дә ана шул ук сүзләрен кабатлый: "Исән-сау гына бул да, сөенечләр, уңышлар гына кичереп яшә, балам!" Ошбу...
-
Азнакай китапханәсендә шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән очрашу
Бүген үзәк китапханәгә районның шигырь сөючеләре җыелды. Аларны биредә истәлекле очрашу көтә иде: "Иделем акчарлагы" бәйгесендә җиңү яулаган шагыйрә Лилия Сәлахетдинова үзенең иҗаты белән таныштырды. Көчле рухлы булуы, иҗади осталыгы белән әсир иткән яшь талант иясе барсында да зур кызыксыну уятты.
-
Тымытыкта ветераннар очрашуы узды
Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләрендәге ветераннар советлары эшчәнлеге белән танышу, үзара тәҗрибә уртаклашу дәвам итә. Кичә район ветераннар советы активистлары һәм авыл биләмәләре ветераннар оешмасы җитәкчеләре катнашындагы делегация Тымытыкта булды. Мәдәният йортында Рушания Идрисова җитәкчелегендәге ветераннар хоры кунакларны җырлап-биеп, ипи-тоз, якты йөз белән каршы алды. Авыл уңганнарының кул эшләре күргәзмәсен, Нәфисә Ганиеваның...