17 декабрь 2014 яңалыклары
-
Азнакай укучылары балалар бакчасына уенчыкларын бүләк иттеләр
Кайсыбызның гына өендә уйналмый ята торган уенчыклар юк икән? Балалар инде алардан туйган, ә чүплеккә ташларга кул күтәрелми, күбесе әле өр-яңа диярлек. Мәгариф идарәсе үткәргән "Уенчыкларга икенче тормыш бүләк ит" акциясе бу яктан бик отышлы булды. Мәктәп укучылары өйләрендәге әнә шундый артык уенчыкларын балалар бакчаларына бүләк итте. Бу акциягә шәһәребезнең...
-
Киләчәк пенсияне бүген кайгыртсаң яхшы
Быелның 7 ноябреннән хезмәт пенсиясенең җыелма өлешенә һәм пенсия җыелмаларына дәүләт ярдәмен формалаштыруда яңалыклар кертелде. Бу хакта тулырак аңлатма бирүен сорап Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Гөлнара Садыйковага мөрәҗәгать иттек. -Әйе, яңалыклар бар һәм аларны әле пенсиягә шактый күп вакыт бар дип йөрүчеләр белеп торырга тиеш. Үзгәрешләр ирекле взнослар түләүче дәүләт...
-
Азнакай районында 117 Бөек Ватан сугышы ветераны яши
Җиңүнең 70 еллыгына да санаулы вакыт кына калып бара. Ни кызганыч, сугышны кичкән, фидакарьлек, батырлык үрнәкләре күрсәткән ветераннарыбыз сафы гына сирәкләнә бара. Аларны югалту ачысы җаннарны яралый. Бүгенге көндә районыбызда 117 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Район җитәкчеләре, ветераннар советы аларның һәркайсының хәл-әхвәлен белешеп тора, туган көннәрендә өйләренә барып кадер-хөрмәт...
-
Азнакайда яшәп иҗат итүче Илдус Гыйләҗевнең “Назга сусау” дигән китабы дөнья күрде
Яшәү - бәхет! Кем аңлатыр, Шигырьләр язылмаса... Бу юллар "җир шагыйре" Илдус Гыйләҗевнең әле шушы көннәрдә генә табадан төшкән "Назга сусау" дип исемләнгән яңа җыентыгыннан. "Аның һаман тулыланып торган шигъри мирасын барлаганда һәм бәяләгәндә, җыентыклардагы гаҗәеп пөхтә тематик төркемнәргә тап буласың", - дип яза китапка кереш сүзендә филология фәннәре кандидаты,...
-
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Азнакай шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре мәктәпләрдә узган киңәшмәләрдә катнаштылар
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре Азнакайдагы 4 нче лицейда, гимназия һәм 6 нчы мәктәпләрдә узган киңәшмәләрдә катнаштылар. Коррупциягә каршы көрәшкә киң җәмәгатьчелекне тарту, мондый күренешләргә карата яшь буында нәфрәт тудыру буенча педагоглар, мәктәп директорлары белән фикер алыштылар. Прокуратура хезмәткәрләре киңәшмәдә катнашучыларның күпсанлы сорауларына да җавап бирделәр.
-
Азнакай ветераннары Кышкы бал уздыра
Ни чыкса, Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советыннан чыга. Һич тынгы белми алар. Әле менә Кышкы бал уздырырга әзерләнәләр. Әйе-әйе, нәкъ бала чактагы кебек, бизәлгән чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы, кызыклы уеннар һәм бәйгеләр белән. Араларыннан иң матур "Карбикә"не дә сайламакчылар.
-
Азнакайлылар хатынын кыйнаган ир-ат закон нигезендә җавап тотуы турында ни дип уйлый
Үзебезне цивилизацияле дөньяда яшибез дип санасак та, тормышыбызны гайре ямьсезләүче гадәтләрдән әле дә булса арына алмыйбыз. Шуларның берсе - ир-атларның хатын-кызга кул күтәрүе, җәберләве. Әмма һәр нәрсәнең ахыры була. Гадәтигә әйләнеп беткән мондый күренешләргә, ниһаять, инде чик куелыр кебек. Дәүләт Думасында "кызу канлы" ир-егетләребезне "суытырга" уйлыйлар, ягъни аларны җавапка тарту...
-
Сәрхүшкә эчәргә генә булсын
Әле кырык бише яңа гына тулган ир-егет иде ул. Дөрес, типсә-тимер өзәрдәй, дип әйтеп булмый, инде шактый таушалган, йөзен бик иртәли җыерчык басып, үз яшеннән шактый олы күренүче, бөкерәйгән, тешләре сирәкләнгән, шуннан оялып, көлгәндә һәрчак авызын каплый, тире белән сөяктән генә торган ябык гәүдәле бер адәми зат. Әнә шул өзмәс...
-
Азнакайда бозаулар торагында янгын чыккан
Узган якшәмбедә Бүләк авылында крестьян-фермерлык хуҗалыгының бозаулар торагында янгын чыга. Бәхеткә, терлекләрне үзвакытында коткарып калалар, зыян күрүчеләр юк. Әлеге факт хуҗалык объектлары җитәкчеләренә кышкы суыкларда игътибарны көчәйтергә, фермаларда электрүткәргечләрен җентекләп тикшереп чыгарга, беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә, территориядә тиешле урында "Тәмәке тарту һәм ачык уттан файдалану тыела!", "Тәмәке...
-
Балалар бакчасына түләүләр арта
Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләүләр 12 процентка артачак. Ата-аналар өчен бу хәбәр, әлбәттә, шатлыклылардан түгел. Әлеге арту алар кесәсенә ни дәрәҗәдә сугачак? Бу хакта аңлатуны сорап, белгечләргә мөрәҗәгать иттек. Рада Кузмина, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгече: - 3 яшьтән 7 яшькә кадәр баланы балалар...