17 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Акча башка максатларда да тотылган
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан торак коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә кайбер ТСЖларда халыктан кергән акчаларны финанслауның нәтиҗәлелеге мәсьәләсендә тикшерүләр уздырылды. Кайбер җаваплы затлар тарафыннан акчаның тиешле максатта тотылмавына бәйле кайбер законсыз гамәлләр ачыкланды. Материаллар тикшерү органнарына җибәрелде. Азнакай шәһәр прокуратурасы
-
Азнакай шәһәр прокуратурасы җир закончалыклары үтәлешен таләп итә
Азнакай шәһәр прокуратурасы кайбер оешма-предприятиеләрдә файдалы казылмаларны кулланганда җир закончалыкларының үтәлешен тикшерде һәм кайбер хокук бозу очракларына тап булды. Тикшерү барышында район территориясендә ком һәм вак таш кебек казылмаларның законсыз куллануы ачыкланды. Законсыз гамәлләр өчен шәһәр прокуратурасы тарафыннан тиешле чаралар күрелде, гаеплеләр административ җавапка тартылды. Моннан кала кайбер авылларда җир...
-
Азнакай егетләре армиягә китте
12 ноябрьдән Татарстанда егетләрне хәрби хезмәт урыннарына озату башланды. Дүшәмбе көнне Азнакайдан да 15 егет башкалага юл алды. Җирлегебездә матур гадәткә кергәнчә, аларны тантаналы шартларда озату оештырылды. Иң әүвәл шунсына игътибар ителде: озатучылар шактый җыелса да, әлегәчә күзәтелә торган кычкырыш, коймага менеп сызгырулар, тәртипсезләнү юк, егетләребезнең якыннары, дуслары сабыр гына...
-
Мич ягу таләпләрен саклагыз
Кышкы салкыннар да килеп җитте. Мичләргә ешрак яга, җылыту җиһазларыннан да күбрәк файдалана башладык. Әмма янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый сакламаганда ут чыгасын көт тә тор. Узган атнада Карамалы Елга авылында яшәүченең шәхси мунчасында янгын чыгып, хуҗалыкка зур зыян салды. Сәбәбен мичне артык кызу ягу дип фаразлыйлар. Әйе, кыш көннәрендә мичләрне...
-
Азнакай районы Микулино авылында яңа медпункт ачылды
Узган җомгада Микулино авылында өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Соңгы 2 елда гына районда шундый 6 модульле ФАП файдалануга тапшырылды. Заманча җиһазлы, уңайлы, җылы итеп эшләнгән бу биналар авылның яме булып әллә кайдан балкып тора. Микулинода әлегә кадәр ФАП бинасы 2 чакрымнан артыкка сузылган урамның иң читендә булып, халыкка шактый уңайсыз,...
-
Төлкеләр Азнакай урамнарын да үз итә
Хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре һәм халыкның күзгә-күз очрашып, булган проблемаларны уртага салып чишүе районыбызда матур традициягә әйләнде. Чәршәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үткәргән киңәшмәдә дә җитәкчеләр үз гозер-тәкъдимнәре белән килүчеләрне тыңладылар һәм проблеманы хәл итү юлларын эзләделәр. Ә гозерләр күп төрле иде. Гоголь урамында яшәүче Әминә ханым...
-
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан муниципаль учреждениеләргә эшкә кабул ителүче һәм әлеге җаваплы эшне башкарганда хезмәт килешүләре төзегәндә коррупциягә каршы тору закончалыкларының үтәлеше тикшерелде
Тикшерү барышында хезмәт килешүләре төзегәндә шактый гына закончалыкларның (83 очрак) сакланмавы ачыкланды. Бу нигездә керемнәр, милек һәм башка милек белән бәйле шартларның тулысынча күрсәтелмәве белән бәйле. Кайбер очракларда учреждение җитәкчеләре, аларның тормыш иптәшләре һәм балигъ булмаган балаларының җир участоклары торак биналар, транспорт чаралары, төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан алынучы пенсия һәм субсидияләр...
-
Азнакайда "Маяк"ка язылу дәвам итә
"Маяк"ка белән бергә булыгыз! Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2014 елның 1нче яртыеллыгына "Маяк" район газетасына язылу дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, газетабызга ярты елга язылу бәясе -474 сум. Редакциянең үзеннән алып китүчеләр "Маяк"ны 264 сумга яздыра алалар. Күпләп язылган предприятие-оешмаларга үз транспортыбыз белән итеп бирү мөмкинлеге дә бар (язылу бәясе - 324...
-
Әле кичә генә кебек...
Саимә әби җыерчыклы куллары белән икмәк кисәген ашъяулыкка төрә. Аның өчен бик кадерле ул икмәк кыерчыгы. Шушы бер кисәк икмәкне ашарга тилмереп үскән балачагы бервакытта да исеннән чыкмый шул аның. Сугыш елларындагы ул хатирәләрен ишеткәнем булса да, беренче тапкыр тыңлагандай, ирексездән кайнар күз яшьләре тәгәрәде. Саимә әбинең күңел түреннән чыккан...