17 май 2017 яңалыклары
-
Азнакайлылар, безне 3 көн ял көтә!
Җәй-ихатада, бакчада эшләрнең аеруча күп чоры, шуңа да, өстәмә ял беркайчан да артык түгел. Июнь ае безгә шундый бүләк ясамакчы: 12 май - Россия Көне дүшәмбегә туры килгәнлектән, 3 көн рәттән ял итәчәкбез - 10 (шимбә), 11 (якшәмбе), 12 (дүшәмбе, бәйрәм) июнь көннәрендә.
-
Азнакайның мәгариф учреждениеләрендә Гаилә көнен билгеләп уздылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә ата-аналар катнашында «Гаилә һәм аның кыйммәтләре» дигән темага дәресләр һәм башка төрле чаралар узды. Балалар бакчаларында рәсем күргәзмәләре оештырылды.
-
Азнакайның 4 нче лицее командасы Краснодарда узучы WorldSkills Russia Милли чемпионатында катнаша
Рөстәм Сәитов җитәкчелегендә Азнакайның 4 нче лицее командасы Татарстан җыелма командасы составында эшче һөнәрләр буенча Краснодарда узучы WorldSkills Russia Милли чемпионатында катнаша.
-
Районыбызда язгы кыр эшләре оешкан төстә, тулы куәтенә бара. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 17 майга алынган мәгълүматлар буенча язгы чәчү эшләре планда каралганның 83 процентында (65,2 мең гектарда чәчү эшләре башкарыла) үтәлгән. Күп кенә хуҗалыкларда төп культураларны чәчү эшләрен төгәлләгәннәр дә инде.
-
Дисней геройлары балаларның күңелен ачты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәдәни үзәкнең иҗат төркеме Гаилә көне уңаеннан ачык йавада балалар өчен кызыклы программа әзерләде. Мультфильм геройлары белән балалар төрле уеннарда көчләрен һәм белемнәрен сынаштылар.
-
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән һәр елны майның өченче якшәмбесендә СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне үткәрелә.
Ул җәмгыятьнең әлеге замана афәтенә игътибарын тарту максатында билгеләп үтелә. Күпләр бу чир миңа кагылмас, дигән фикердә тора. Әмма республикадагы эпидемиологик хәл моның киресен исбатлый: Татарстанда бүгенге көндә ВИЧ-инфекция белән авыруның 19, 5 мең очрагы теркәлгән. Аннан 4321 кеше вафат булган. Дөньяви статистика СПИДның 70-80 процентының җенси юл белән йогуын...
-
Азнакайда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан акция бара
17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне. Әлеге уңайдан район мәктәпләрендә акция бара.
-
Язгы кыр эшләре чорында Азнакай игенчеләренә 204 сертификат тапшырылган. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Язгы кыр эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән игенчеләргә акчалата сертификатлар тапшыру районыбызда матур традициягә әйләнде. Ул язгы кыр эшләрендә катнашкан механизаторларга нормаларын үтәүгә карап, меңәр сум, прицепщикларга тракторчылар премиясенең 50 проценты күләмендә билгеләнә. Мондый премияләр шулай ук сыйфатлы итеп орлыкларны агулаучыларга (500сум) да каралган. Һәрбер марка тракторның чәчү, тукландыру, тырмалау, культивацияләүдә......
-
Урсай, Сәпәй авыл биләмәләрендә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов җитәкчелегендә белгечләр халык белән очрашулар үткәрде. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Аларда сүз нигездә авылда эшмәкәрлекне үстерү хакында барды, дәүләт субсидияләре алу тәртипләре аңлатылды.
-
Азнакайга Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина килә
29 май көнне Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм Балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина азнакайлыларны кабул итәчәк. Кабул итүгә алдан язылу өчен тел.: 7-22-74.
-
Азнакай терлекчеләре сөт җитештерү күләмен арттыралар
Җәйге матур көннәрдә сөт савып алу күләме дә артты. Бүген азнакайлылар көнгә 119 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4 процентка күбрәк. Бер сөтлебикәгә савылган сөт 15 кг. туры килә. Азнакайлылар республикада йөз тоннадан артык сөт савучылар исемлегендә. Районыбызның сөт чишмәсен баетуда "Союз-Агро" "Азнакай"АФ", "Марс" ҖЧҖләр,...
-
Азнакайда язгы чакырылышның беренче отправка егетләре хәрби хезмәткә китте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Бу көннәрдә Садыйков Салих Зарип улы үзенең 99 яшен билгеләп үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.