17 апрель 2017 яңалыклары
-
Азнакай районында дүрт авыл “миллионер” булырга дәгъва кыла
Авыл җирлекләре арасында грантлар оту буенча республика бәйгесе дәвам итә. Быел әлеге бәйгедә катнашып, "миллионер" булырга Әгерҗе, Әсәй, Татшуган, Урманай авыл җирлекләре дәгъва кыла. Бәйге дүрт ел рәттән дәвам итә. 2013 елда - Әгерҗе һәм Карамалы; 2014 елда - Микулино һәм Үчәлле; 2015 елда - Урсай, Чалпы, ә узган елда...
-
Азнакай шәһәрендә янгында тагын кеше гомере өзелде
Җомга төнендә шәһәрнең Гагарин урамындагы күпкатлы йорттагы фатирда янгын чыга. Иң аянычлысы: бер ир-атның гомере өзелә. Янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана.
-
Азнакай балалары космоска сәяхәт кылды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәдәни үзәк мәйданында "Космик сәяхәт" дигән чара узды. Әкият геройлары Лунтик, Кузя, Мила балаларга беренче космонавт Юрий Гагарин, аның космоска очуы, Кояш системасы, йолдызлар турында сөйләделәр, планеталар турында сораулар бирделәр. Космоска сәяхәт барышында балалар кызыклы уеннарда да актив катнаштылар.
-
Азнакай 1 нче урта мәктәбендә “Күңелле стартлар” узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәктәп белән балалар бакчасында элемтәне ныгыту максатларында Азнакай 1 нче урта мәктәбендә 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакта булды. Алар "Күңелле стартлар" уенында катнаштылар, мәктәп белән таныштылар.
-
Азнакай яшьләре хезмәтне саклауга уен итеп кенә карамый. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан Яшьләр үзәге "Йөзгә бер" теле-уены оештырды. Икенче көнне торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты, «Нефтемаш» заводы, социаль яклау бүлеге, спорт, мәдәният идарәләре, көллият, «Азнакай» агрофирмасы командалары ярышты. Финал 19 апрельдә узачак.
-
Азнакай көрәшчеләре республика турнирыннан бронза медаль белән кайтты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Актаныш районында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев призына 2001-2003 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры үтте. Ярышлардан Данил Ибәтов бронза медаль белән кайтты. Тренеры - Айрат Миннегалиев.
-
Азнакайда "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесе бара. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Азнакайда "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесенең муниципаль этабы старт алды. Анда районнан барлыгы 21 мәктәп командасы катнаша.
-
Азнакайда прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасы үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Ярышларда республиканың көньяк-көньяк-көнчыгыш районнарыннан барлыгы 15 команда көч сынашты.
-
Азнакайның 5 нче мәктәбендә төбәк семинары узды. Педагоглар ачык дәресләр күрсәттеләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.