17 апрель 2015 яңалыклары
-
Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев Азнакай халкын кабул итте
Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов, район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин катнашында халыкны кабул итте. Кайчандыр "Хезмәт ветераны" исеме алу өчен мәгълүм бер күләмдә эш стажы да җитә иде. Хәзер исә таләпләр катгыйланды. Өлеге мәсьәлә...
-
Азнакайдан Фәридә Шәйдуллина Казанда чәк-чәк осталары бәйгесендә барсын да сокландырды
Кичә Казанда «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы татар аш-сулары пешерү буенча мастер-класс уздырды. Анда Азнакайның "Ак калфак" оешмасы әгъзасы, Буралының чәк-чәк пешерү остасы Фәридә ханым Шәйдуллина да катнашты һәм эре чәк-чәк пешерүдә гаять дәрәҗәдә осталыгын күрсәтте. Кабарып, бертигез булып пешкән, авызларда эреп торган чәк-чәкләре белән барсын да шаккатырды ул.
-
Клара Булатова: “Минем бакчам шигъри түтәлдер”
Дүрт дистәдән артык китабы булган олпат язучыбыз, танылган шагыйрә Клара Булатованың гаҗәеп талантлы сүз остасы булуына шаклар катмалы. Һәр күзәнәгенә шагыйрьлек рухы сеңгән Клара апабыз Азнакай үзәк китапханәсендә узган очрашу барышында да шигъри юллар белән генә җавап бирә дә куя. Әдибә авызыннан чыккан тирән мәгънәле һәр сүзне укучылар тын да...
-
Азнакай ветераннары батырларны искә алу көне үткәрде
Сизәсезме, язның һәр яңа көне Җиңү бәйрәме рухын көчәйтә. Юл буйларында, йорт фасадларында фронтовикларның сурәтләре куелган, "Җиңү өчен әтиемә, бабама рәхмәт!" дип язылган баннерлар, плакатлар саны көннән-көн арта. "Бу йортта шундый-шундый сугыш ветераны яши" дигән яңа, матур элмә такталар сөендерә. Тантаналы төстә юбилей медальләре тапшырыла, дулкынландыргыч очрашулар үтә... Шундый ямьле...
-
Азнакай районның легендар шәхесе
Сабир Әхмәдишин фронтка 17 яше тулгач, 1943 елның ноябрендә алына. (Әхмәдиша гаиләсеннән сугышка дүрт ир-егет китә: Мөхтәр, Мансур, Хәмзә, Сабир). Бу вакытта Венгриядә каты бәрелешләр бара. Ул II Украина фронтына эләгә, Будапешт шәһәрен азат итәләр. Контузия алып, госпитальдә ятып чыга. Аннан үз частена кайтып, танк бригадасында Праганы һәм башка шәһәрләрне...
-
Язга чыгуга автомобиль юлларының торышына бәйле проблемалар белән дә йөзгә-йөз очрашабыз
Язга чыгуга автомобиль юлларының торышына бәйле проблемалар белән дә йөзгә-йөз очрашабыз. Аларны саклау һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен билгеле булганча төрле чаралар күрелә. Быел да 15 апрельдән 14 майга кадәр Азнакай шәһәре гомуми җирле кулланылыш автомобиль юлларында бер күчәрле транспорт өчен 6 тоннадан артса, ике күчәрле шоссе өчен...
-
Азнакай буенча сәүдә үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгы һәм терроризмга каршы тору законының үтәлешен тикшерү бара
2015 елның 11 мартында Казанда урнашкан "Адмирал" сәүдә үзәгендәге фаҗигале хәлләрдән соң, Татарстан буенча сәүдә үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгы һәм терроризмга каршы тору законының үтәлешен тикшерү бара. Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән шундый тикшерү нәтиҗәсендә кайбер эре сәүдә үзәкләрендә, туклану комбинатында әлеге законны бозу очраклары теркәлде. Тикшерү барышында сәүдә нокталарының бер...
-
21 апрельдә Марсель Шәйдуллин “Бердәм Россия” партиясе Азнакай җирле бүлегендә халыкны кабул итә
21 апрельдә 13.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) партиянең җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92.