17 март 2016 яңалыклары
-
Бүген Азнакайда «Аҗаган» хәрби-спорт уеннары бара
Бүген «Чатыр-Тау Арена» комплексында «Аҗаган» хәрби-спорт уеннарының муниципаль туры узды. Анда район мәктәпләреннән барлыгы 10 команда катнашты. Алар автомат җыеп-сүтү, йөгерү, визитка, стройга әзерлек, йөзү һәм башка спорт төрләре буенча ярыштылар. Уеннарны ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин укучыларга көчле рухлы, физик яктан нык Ватан сакчылары булып үсүләрен теләде. Җиңүчеләрне...
-
Азнакай укучыларының язгы каникуллары башлана
Алдагы дүшәмбедән, ягъни 21 марттан язгы каникуллар башлана. Бу чорда мәктәпләрдә профильле лагерьлар эшләячәк. Шулай ук укучылар өчен спорт заллары да ачык. Ә чыгарылыш сыйныфларын дәүләт имтиханнарына әзерлек: консультацияләр, өстәмә занятиеләр көтә.
-
Азнакайда умартачылар укуы бара
Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында һәвәскәр умартачыларның укулары бара. Умартачылар алдынгы эш алымнары буенча фикер алышалар, тәҗрибә уртаклашалар, белгечләр һәм район җитәкчеләренә үзләрен кызыксындарган сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
-
Азнакай прокуратурасы хәбәр итә. Хәрби хезмәт закончалыгы сакланмаган
"Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт" турында 1998 ел 28 март Федераль законының 8 нче маддәсе 7 бүлеге һәм РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган хәрби исәп турындагы карарның 32 нче бүлеге буенча оешма-предприятиеләрдә бу өлкәдә эшләүче җаваплы хезмәткәрләр хәрби бурычларын үтәргә тиешле гражданнарны эшкә алу һәм азат итү очраклары турында ике атна...
-
Азнакай терлекчеләре гел алда
Азнакайлылар көн саен 101 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4,1 тоннага күбрәк. Бер сыерга савып алынган сөт 13 кг туры килә. "Союз-Агро" , "АФ "Азнакай", "Габдрахманов Л.Г.", "Таллы Бүләк", "Чатыр тау", "Марс" хуҗалыклары сөт җитештерүдә алдынгы урында бара. Кыш китәргә җыенмаса да, хуҗалыкларда терлекләрне җәйләүләргә...
-
Сакланганнны – саклармын. Азнакайлылар су басуларга әзер булыйк!
Быел язгы су басулар ул кадәр зур куркыныч тудырмаса да, алдан саклык чаралары күрү зарур. "Безнең район авылларына ташу куркынычы янаучы - Ык елгасы. Районда Ык буе зонасына 19 торак пункты керә. Ә бу 220 йорт дигән сүз. Су басу куркынычы янаган берничә йорт бар. Елга буе зонасы махсус күзәтү...
-
Азнакайлыларның "Сәламәт тәндә – сәламәт акыл"
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", - диелә татар халык мәкалендә. Үз сәламәтлегең турында һәрдаим кайгыртып яшәү - һәр кешенең изге бурычы. Кәкре Елга авыл җирлегендә спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Теләк кенә булсын, авылыбызда спорт белән шөгыльләнәм, сәламәтлеген ныгытам дигән кешегә барлык шартлар тудырылган. Урта мәктәп базасындагы спорт залында физкультура...
-
Бу атнаның икенче яртысына йолдызлар фаразы
Кучкар Эшкә дәртегез, көч-куәтегез әллә ни мактанырлык булмас. Шулай да кайберәүләрне коткыга салырга җай табарсыз шикелле. Әлегә игътибар үзәгендә түгел, күләгәдә калып торырга кирәк сезгә, ди йолдызлар. Үгезбозау Матди әйберләр, шулай ук хис-тойгылар белән уртаклашырга әзер торыгыз. Башкаларга булышырга, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәргә тырышыгыз. Күп кенә көчегезне сарыф итәчәксез....