17 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Яңа Мәдәни үзәктә беренче очрашу уткәрелә
Яңа ел алдыннан Шәйхетдинов микрорайонында Мәдәни үзәк ачылган иде. Ул районыбызда яшәүче төрле милләтләр өчен Дуслык йорты да булачак. Биредә татар, рус, чуваш, башкорт, мордва милли-мәдәни җәмгыятьләрен төзү планлаштырыла. Әлеге уңайдан 18 гыйнварда 18.00 сәгатьтә үз гореф-гадәтләренә битараф булмаган милләт вәкилләренең очрашуы үткәрелә. Анда әлеге җәмгыятьләрне оештыру мәсьәләләре хакында сүз...
-
Яу кырыннан кайтмаган ерак бабама хат
Илебез бәйсезлеге өчен яу кырында ятып калган солдат! Минем өчен син карт бабам.Чөнки син минем әбиемнең әтисе. Азнакай районының Сарлы авылыннан Рәфилә Мөхәммәдиева сиңа хат яза. Сугышның беренче көннәрендә минем әбием Сәлимә дөньяга аваз сала. Госман бабам, әбием алты айлык чагында сине сугышка алалар. Сезне Бакалы хәрби комиссариатына җыеп, Туймазы...
-
Сугыш яралары – мәңгелек
Бөек Ватан сугышында иң кадерле, газиз кешеләрен - әтиләрен югалткан балалар, ниһаять, тиешле атамаларын таптылар. Сугыш чоры баласы... Никадәр тирән мәгънә ята бу сүзләрдә! Сагыш, рәнҗү, кимсетү, күз яшьләре... Бу чор балаларына тигән авырлыкларны бернинди романнарга, сериалларга да сыйдырып булмый. Бөек Ватан сугышы тарихы һәрчак безнең игътибар үзәгендә, йөрәк түрендә...
-
Яңа елда– яңача
Әле генә аяк баскан яңа елда азнакайлыларны төрле өлкәдә яңалыклар көтә. Бүген аларның кайберләренә тукталып үтәрбез. Агымдагы ел башыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясала башлады. Әмма ташлама дигәч тә, әлбәттә, аннан барлык кешеләр дә файдалана алмый. Мәсәлән, исерек килеш машина руле...
-
Яшисе килеп яшик
Үзәк сырхауханәнең быелның беренче көненнән алып 10 гыйнварга кадәр бирелгән күрсәткечләрен укыдым да, уйланып калдым. Газетаның узган санында бу язманы күргәч, сез дә аңа битараф калмагансыздыр, мөгаен. Ун көн эчендә районда 26 кеше вафат булган. Аларның күпчелеге төрле авырулардан бакыйлыкка китеп барган. Сәламәтлегебезне кайгыртмасак, кырылып бетәбез бит, җәмәгать. Моның төп...