16 декабрь 2014 яңалыклары
-
Азнакайда кары әз булса да, эше күп
Иртә көздән үк синоптиклар быелгы кышның башка еллар белән чагыштырганда гадәттән тыш салкын булачагы турында чаң каксалар да, безнең төбәкләргә ул әле һаман килеп җитә алмыйча, Себер киңлекләрендә адашып йөри, күрәсең. Югыйсә, кышның беренче ае - декабрьнең уртасы узып бара, ә чатнама суыклар урынына урамда октябрь җылысы, күңелне җилкендереп җемелдәп...
-
Азнакай районыннан Әлфия Шәйдуллина классташлары белән горурлана
Вакыт үткән саен, күңел сандыгын ачып, мәктәп елларын барлыйсың, сагынып искә аласың. Минем дә Чалпы урта мәктәбендә белем алган классташларым гел күңелдә. Алар барысы да шуклар, җитезләр, тырышлар. Берәүгә уку җиңел бирелсә, икенчегә - спорт, өченчебез җыр-биюгә оста иде. Арабызда аеруча Рәфия Зәкиева аерылып торды. Уку алдынгысы, классның отряд советы...
-
Азнакай иң яхшы бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысына республика конкурсында катнашачак
Татарстан иҗтимагый палатасы муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысына республика конкурсы игълан итте. Муниципаль берәмлекләрнең структур төзелешенә карап ул дүрт номинация буенча 20 декабрьдән 25 гыйнвар аралыгында уздырыла. Азнакай шуның "Шәһәр һәм авыл халкы булган муниципаль район" төренә керә. Әлеге смотрны уздыру өчен республика районнары арасында...
-
Галия Сәетшинаның алтынчы китабы дөнья күрде
Җырлары аша исеме татар дөньясына яхшы таныш булган җирле шагыйрәбез Галия Сәетшинаның соңгы елларда иҗат ителгән җырларын һәм лирик шигырьләрен, милләт, яшь буын язмышының киләчәге турындагы уйлануларын үз эченә алган "Күңелем тибрәлгән мизгелләр" ("Трепет души") дип исемләнгән алтынчы китабы шушы көннәрдә дөнья күрде. 220 биттән торган, төсле рәсемнәр белән бизәлгән...
-
Азнакайның солдат әниләрен улларын тәбрикләргә чакыралар
Газиз улын хәрби хезмәткә озаткан аналар йөрәгендә никадәрле сагыну ята! Ә ана күңелен хатын-кыздан башка кем ныграк аңлар? Яңа ел алдыннан көтелмәгән бүләк булсын дип, район хатын-кызлар советы һәм "Ак калфак" оешмасының Азнакай бүлеге армиягә хатлар язу тантанасы оештырырга ният кылды. Алар бу җомгада 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында улларына котлауларын...
-
Азнакайда бу җомгада Мәдәният елын ябу тантанасы узачак
Менә 2014 ел да ахырына якынлашып килә. Ул республикабыз өчен Мәдәният елы буларак истә калачак. Исеменә күрә җисеме дигәндәй, ел районыбыз өчен дә мәдәни чараларга гаять бай булды. Аңа йомгак ясар чак та җитте. 19 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Мәдәният йортында зур бәйрәм - Мәдәният елын ябу тантанасы узачак.
-
Кул эшләренә йөрәк җылыбызны да салдык
Безнең 9 нчы мәктәптә кул эшләре осталары җитәрлек. Шуңа күрә күргәзмә-ярминкәләр оештыруның бер авырлыгы да юк. Әмма бу юлы ул гадәти генә булмады, ә авыру балаларга ярдәм күрсәтү йөзеннән үткәрелде. Ярминкәдә тегелгән алъяпкычлар да, култоткычлар да, бәйләм оекбашлар, сумкалар, эшләпәләр, йомшак уенчыклар, буяудан, бисердан, кәгазьне бөтәрләп ясалган картиналар, яңа пешкән...