16 октябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайда булган 9 парк һәм скверларның барсы да нефть предприятиеләре шефлыгына тапшырылган
Шәһәрдә булган 9 парк һәм скверларның барсы да нефть предприятиеләре шефлыгына тапшырылган. Быел, парклар һәм скверлар елында Җиңү паркында 400, Яшьләр паркында 300дән артык зур агач, "Чатыр-Тау арена" универсаль спорт бинасы янәшәсенә 200 данә декоратив үсенте утыртылды. Кара елга яры да яшелләндерелде. Быел ачылган Тукай һәйкәле тирәсен 16 зәңгәр чыршы...
-
Пенсия фонды идарәсе белгечләре суд приставлары белән “Шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләттерү” айлыгы уздыра
Пенсия фонды идарәсе белгечләре суд приставлары белән 5 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр "Шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләттерү" айлыгы уздыра. Чара барышында сәүдә үзәкләренә, эшмәкәрләрнең яшәү урыннарына үзара рейдлар ясалачак, шулай ук бурычлыларның ил чигеннән чыгып китү хокукын вакытлыча чикләүне куллану буенча чаралар күреләчәк. Бүген районда исәптә торган 1280 шәхси эшмәкәрнең 150сенең...
-
Азнакай укучылары сәламәт яшәү өчен көрәшә
Бүгенге яшьләрне тормышка җиңел карыйлар, эчүчелек, наркомания сазлыгына батканнар дип гаепләсәк тә, алар арасында сәламәт яшәү рәвеше өчен көрәшүчеләр дә җитәрлек. «Мөстәкыйль балалар» («Самостоятельные дети») проектында катнашучылар бу темага багышланган акцияләрне еш үткәрә. Бу атнада алар урамда шәһәребез кешеләреннән бер генә көн булса да алкоголь, тәмәке, наркотиклар кулланмаска дип имза...
-
Шушы елның 9 аенда 178 эшсез кеше мәшгульлек үзәге аша яңа белгечлек алу курсларын үткән
Кулыңа югары уку йорты дипломы алып, эшсез ятканчы, эшче һөнәре үзләштереп, предприятиегә урнашуның иң отышлы юл икәнлеген яшьләр инде яхшы аңлый башлады. Шушы елның 9 аенда 178 эшсез кеше мәшгульлек үзәге аша яңа белгечлек алу курсларын үткән. Алар нигездә нефть тармагы һөнәрләрен сайлаган: бораулаучы ярдәмчесе, нефть һәм газ табу операторы,...
-
Азнакайда октябрь башындагы бозлавыкта булган 7 юл хәрәкәтендә 11 кеше зыян күргән
Һава торышының тотрыксызлыгы ашыгыч ярдәм хезмәте мәгълүматларында да чагыла. Октябрь башындагы бозлавыкта булган 7 юл хәрәкәтендә 11 кеше зыян күргән. Егылып аяк-кулларын сындырган, имгәнгән 5 кеше үзәк сырхауханәгә китерелгән. Ашыгыч ярдәм хезмәтендәгеләр бу чорда салкын тиеп чирләүчеләрнең дә арта баруын әйтә. 15 көн эчендә шундый 35 очрак буенча чыгылган. Инфаркт...