16 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакай районында җимерек бинага тәрәзә аша кергәннәр
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан файдалану вакыты чыккан бина һәм корылмаларда закончалыкларның сакланышы тикшерелде. Тикшерү вакытында Түбән Стәрле авылында кулланылыштан чыккан авыл клубына тәрәзә аша кереп йөрү очраклары булуы ачыкланды. Бу хәл куркынычсызлык таләпләре һәм тиешле закончалыкларга туры килми. Җимерек клуб бинасына керү кешеләрнең, шул исәптән балигъ булмаган балаларның тормышына куркыныч...
-
Җыр-моңнар таратты, әбиләр чуагы
Алтын көзнең бер мәлендә Азнакайда ун ел дәвамында үткәрелеп килүче "Әбиләр чуагы"н өлкән яшьтәгеләр сагынып, көтеп ала. Колачы да елдан-ел киңәя бәйрәмнең. Былтыр ике районнан кунаклар килгән булса, быел бәйрәмебез алты район вәкилләре катнашында үтте. Аралашып, йөрешеп, күрешеп торучы дусларыбыз: Башкортстанның Туймазы шәһәре һәм Әлмәт, Сарман, Мөслим, Ютазы районнары делегацияләре...
-
Йосыпов Шәрипҗан Шәмси улының 20 сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее
Кәтем авылында туып үскән, хәзерге вакытта шунда яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Йосыпов Шәрипҗан Шәмси улының 20 сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее.Кадерлебез, сине чын күңелдән туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Уй-теләкләрең изге, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле...
-
Азнакай ягулык сезонына тулысынча әзер
Көннәр аяз, җылы торса да, көз көзлеген итми калмас, салкыннар килеп җитәр. Торак хуҗалыгы Департаменты хәбәр итүенчә алар ягулык сезонына тулысынча әзер. Тиешле кагыйдәләр нигезендә, йортларга җылы урамдагы һава температурасы 5 тәүлек буена 8 градустан артмаган очракта бирелә. Ә әлегә көннәр аяз тора. Җылы җибәрелгән чорда торак йортлар һәм социаль-культура...
-
Азнакайлылар бу сайлауларда да зур активлык күрсәтте
Азнакайлылар - актив халык. 13 сентябрь - Республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләр вәкаләтле органнарына сайлаулар үткән көнне бу аеруча сизелде. Бөтен район буенча сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә ачылды. Без исә елның төп вакыйгасын "яктыртуыбызны" шәһәрнең 8 нче мәктәп бинасында урнашкан 517 нче сайлау участогыннан башладык. Биредә Хәсәнов, Солтангалиев урамнарында...
-
Узган атнада Азнакай район биләмәсендә җинаятьләр кылыну турында 8 хәбәр алынган
Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында 8 хәбәр алынган. Ул шәхси милеккә кул сузу очракларының аеруча артуы турында борчылып сөйләде. Сүз дә юк, боларның барысында да иң беренче чиратта үз милкенә җаваплы карамаган хуҗалары гаепле. Авылларда шәхси хуҗалыкларга үтеп кереп,...
-
Азнакайда якташларны истәлекле очрашуга көтәләр
Туган яктан да кадерле ни бар?! Балачак бишеге - туган авылның исемен ишетүгә үк күңелне әйтеп бетергесез дулкынлану биләп ала. Шулай түгел мени? Инде җир йөзеннән җуелган, урыны гына калган авылның бигрәк тә. Кайчандыр Чубар Абдул авыл җирлеге биләмәсендә урнашкан Кызыл Чишмә, Отруб, Мантымас авылларын да кыз-уллары әле дә сагынып...
-
Азнакайда Өлкәннәр айлыгы старт алды
Барыбыз өчен дә иң якты, җаннарны җылыткан бәйрәм - Өлкәннәр көне якынлаша. Без бу көнне өлкән буын вәкилләре алдында баш иеп, чиксез рәхмәтләребезне, аларга булган хисләребезне кадер-хөрмәт аша җиткерәбез. Районыбызда айлык игълан итеп, өлкәннәребез белән күптөрле чаралар уздыру инде шактый дәверләрдән бирле матур гадәт булып килә. Быел ул 15 сентябрьдән...