16 июль 2015 яңалыклары
-
Бүген Азнакайның сугышта хәбәрсез югалган солдат җасәде туган авылына кайтты
Соңгы солдат җәсаде күмелмичә торып, сугыш бетми. Тирән мәгънә салынган бу сүзләрне танылган полководец Александр Суворов әйткән. Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаганга 70 ел үтсә дә, ни кызганыч, әле никадәр яугирләребезнең җәсадләре җиргә иңдерелми ята. Хәбәрсез югалган якташларыбызны эзләү белән шөгыльләнүче "Отечество" республика яшьләр берләшмәсе эзтабаралары быелның июль аенда Азнакайның...
-
Азнакай районы кафесында законсыз алкоголь продукциясе сатканнар
Татарстан Республикасында 10 июльдән 20 июльгә кадәр легаль булмаган исерткеч эчемлекләргә каршы көрәш буенча махсус ункөнлек игълан ителде. Аның максаты - республика шәһәр һәм районнарында исерткеч эчемлекләрнең законсыз рәвештә сатыла торган урыннарын ачыклау һәм юкка чыгару. Бу эшчәнлекнең кайбер нәтиҗәләре дә билгеле инде. Мәсәлән, 10 июль көнне республиканың алкоголь инспекциясе...
-
"Маяк" газетасының 85 еллык юбилееннан видеоматериал
-
Быел Азнакайның Кәтем авылында су көтелә
Инде 3 ел элек Кәтем авылына су кертергә вәгъдә иткәннәр иде. Вәгъдәнең әлегәчә үтәлгәне юк. Халык суга интегә. Ул кайчан булыр икән? Барлык авылдашлар исеменнән Юнысовлар гаиләсе Газета укучыларыбызның бу соравын Кәкре Елга авыл биләмәсе башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗановка юлладык. Ул безгә түбәндәге җавапны җиткерде: -Кәтем авылына су быел кертеләчәк. Подрядчылар...
-
Азнакай район иҗтимагый совет әгъзаларын хөрмәтләделәр
Район иҗтимагый советының чираттагы утырышында элеккеге состав әгъзаларын бүләкләү тантанасы узды. Аларның эшчәнлеге югары бәяләнеп, рәхмәт сүзләре җиткерелде. Әнәс Исхаков җитәкчелегендәге яңа составка бурычлар билгеләнеп, аларны тормышка ашыруда уңышлар теләделәр. Фото с сайта http://aznakayevo.tatarstan.ru
-
Хөкем ителүче инспекция күзәтүе астында
Кадерле редакция! Мине җинаять-башкару инспекциясенең эшчәнлеге нидән гыйбарәт булуы кызыксындыра. Инде шактый еллар алдырып килгән үзебезнең районда чыгып килүче "Маяк" аша аңлатма бирмәссезме? Укучыбызның бу соравын җинаять-башкару инспекциясенең Азнакай филиалы начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Алсу Солтановага юлладык. Түбәндә аның аңлатмасын урнаштырабыз. -Җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәрләре хөкем карарларының үтәлешенә контрольлек итә, суд...
-
Азнакайлылар кайларда ял итәргә җыена
Җәй - ел буена көтеп алынган отпусклар, рәхәтләнеп ял итәр чак. Азнакайлылар елның бу фасылын ничек үткәрергә, кайларда ял итәргә җыена микән? Әнә шул сорау безне шәһәр урамнарына алып чыкты. Римма Гәрәева: -Гомер эченә бер чит илгә барырга җыенам. Инде берничә ел шуңа акча җыйдым. Кеше төсле бер дөнья күреп...
-
Бүген Азнакайның сугышта хәбәрсез югалган солдат җасәде туган авылына кайта
Бүген Урманай авылында зур вакыйга көтелә. Бу көнне 1943 елда сугышта хәбәрсез югалган Вәлиуллин Нәҗип Шәрип улының җасәден туган туфрагына иңдерәчәкләр. Ул Урманай авылында 1923 елда туган, 20 яшендә Бөек Ватан сугышына киткән. Эзтабарлар аның җасәденә быелның июлендә тап була. Якташыбызны туган авылы зиратында күмү вакыйгасында район җитәкчеләре, райондашлар, авыл...