16 июль 2014 яңалыклары
-
Азнакайда эт, мәчеләргә котыру чиренә каршы бушлай вакцинация үткәрелә
Азнакай дәүләт ветеринария берләшмәсе хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә котыру чире артуы күзәтелә. Азнакай шәһәре Ф.Галиев урамы,6 адресы буенча урнашкан ветеринария берләшмәсендә (7-19-99, 7-22-99) профилактика максатында эт, мәчеләргә котыру чиренә каршы бушлай вакцинация үткәрелүе турында да белдерә әлеге оешма.
-
Азнакайда 18 яшькәчә балалар тәрбияләгән эшләүче әниләргә төрле өстенлекләр бирелә
18 яшькәчә балалар тәрбияләгән эшләүче әниләргә нинди өстенлекләр бирелә? Россия Федерациясенең Хезмәт социаль яклау министрлыгы фәрманы нигезендә эшләүче хатын-кызларга бала тәрбияләү бурычын да үти алу өчен шартлыр тудыруга юнәлтелгән чаралар кабул ителде. Әлеге чаралар аналарның хәлен бераз булса да җиңеләйтү максатыннан эшләнгән. Әмма 18 яшькәчә балалары булган хезмәткәрләр өчен законда...
-
Азнакай нефтьчеләре районның 19 чишмәсен карап, чистартып тора
Чит җирләрдә яшәгән кеше, гомер кояшы иң биек ноктага менеп җитеп таудан кире төшә башлагач, балачагында уйнап үскән бәбкә үләнле ишегалдын, салкын сулы чишмәсен исенә төшерә. Соңгы сулышында да бер кабым су йотасы килеп җирси. Әгәр дә берәр якыны аның теләген үтәп чишмә суын алып кайтып ирененә тигерсә, хәле яхшыргандай...
-
Азнакайда эшләүче яшь нефтьчеләрнең киләчәге бик өметле
Яшь, перспективалы лидер Равил Хәсәншинның «Азнакайнефть» идарәсенең яшьләр оешмасы башлыгы итеп билгеләнүенә дүрт кенә ай вакыт үтте әле. Җитәкчелек, бигрәк тә идарә яшьләре, коллективта яшьләр тормышы элеккечә үк кызыклы, җанлы булыр дигән ышанычта. Элеккеге лидер Рафаэль Саитгәрәев цех начальнигы булып күчте һәм ул начар эшләмәде. Мин «Азнакайнефть» идарәсенең яңа яшьләр...
-
Азнакай халкының сорауларына Расих Шәкүров җавап бирәчәк
17 июль көнне 16.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров халыкны кабул итә. Белешмәләр өчен телефон: 7-01-92.
-
Азнакайда табиб-онкологларның районара конференциясе үтәчәк
Кызганычка каршы, яман шеш белән авыручылар саны елдан-ел арта. Табиблар тарафыннан "рак" диагнозы куелса, гаиләгә тирән борчылу, кайгы-хәсрәт, йокысыз төннәр, күз яшьләре килә. Бүген Азнакайда "Авыруларга медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү" темасына районара конференция уза. Конференция эшендә Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Рөстәм Хәсәнов, аның урынбасары Камил Шакиров һәм республиканың...