16 май 2014 яңалыклары
-
Азнакайда сәләтле балалар фестивале үтте
Азнакайның Балалар иҗаты үзәгендә бөек инглиз язучысы һәм драматургы Вильям Шекспирның тууына 450 ел тулуга багышланган "Без дөнья мәдәнияте варислары" сәләтле балалар фестивале үтте. Анда Сарман, Мөслим, Азнакай районнары укучылары катнашты. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сүз алгач, ул беренчеләрдән булып районыбызда шундый сәләтле балалар булуына сөенечен һәм горурлыгын белдерде....
-
Азнакайда транспорт компаниясе пассажир теләге буенча җайсыз автобусны рейстан алган
Юл газабы - гүр газабы, дигән әйтем бар. Халык белми әйтми моны. Юлга чыкканда юл догалары да юкка гына укылмый. "Аллага тапшырдым, хәерле сәгатьтә!"-дим үзем дә кузгалып киткәндә. Шәхсән үземнең иң күп йөргән юл - Азнакай белән Казан арасына туры килә. Әле ярый кайчан телисең шунда дигәндәй, газельләр йөреп тора....
-
Азнакайда «Хәрби антка тугрылык.» китабы нәшер ителде
Әфган һәм чечен сугышларын кичкән Азнакай егетләренең батырлыгын, тыныч тормыштагы яшәешен чагылдырган «Хәрби антка тугрылык. Верность воинской присяге» китабы нәшер ителде. Интернациональ бурычларын намус белән үтәгән, хәрби антына тугры калган ир-егетләребезнең исемнәрен тарих битләренә уеп калдыру идеясен район башлыгы Марсель Шәйдуллин берсүздән хуплый, район хакимияте һәрьяклап ярдәм күрсәтергә алына. Нәшер...
-
Азнакайда Балаларның халыкара ышаныч телефоны көне узды
Россиядә Балаларның халыкара ышаныч телефоны көне моннан биш ел элек, 17 майда билгеләп үтелә башлады. Бу көнне бөтен ил буенча яшүсмерләр арасында ышаныч телефонын популярлаштыруга багышланган төрле чаралар уздырыла, моны башкаручы хезмәтләр арасында тупланган уңай тәҗрибәләр өйрәнелә, иң яхшы белгечләр бүләкләнә. 30 апрель көнне Азнакайда узган "Балаларның ышаныч телефоны -...
-
Азнакайда караучысыз калган терлек тотылачак, хуҗалары җаваплылыкка тартылачак
Яз җитеп, Азнакайдагы бакча-газоннар яшеллеккә күмелә башлау белән, үч иткәндәй, урамнарда караучысыз калган терлекләр күренә башлый. Алар агач-куакларны кимерәләр, чәчәкләрне таптыйлар, асфальтны пычраталар, шуның белән шәһәр хуҗалыгына төзәлмәслек зыян китерәләр. Андый йорт хайваннары тотылачак һәм махсус урынга җыелачак, ә хуҗалары административ җаваплылыкка тартылачак. Бу турыда шәһәр башкарма комитетының административ комиссиясе...
-
Актүбә бистәсе уртасында яңа сквер төзеләчәк
Актүбә елдан-ел яңара, яшелләнә, гүзәлләнә бара. Былтыр монда Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган заманча парк төзелгән иде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга хәзерлек кысаларында муниципаль берәмлек җитәкчелеге быел эшчеләр бистәсе уртасында яңа бакча булдыру башлангычы белән чыкты. Аны тантаналы төстә ачу 30 августка - Республика һәм Актүбә бистәсе көннәренә тәгаенләнә.
-
Күктәкә авылында яңа ФАПны Татарстанның Сәламәтлек саклау министры ачачак
Җирлегебездә әледән-әле социаль объектлар төзелеп, файдалануга тапшырылып тора. Бигрәк тә сәламәтлек саклау учреждениеләре - модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзүгә зур игътибар бирелә. Узган ел Чубар Абдул һәм Түбән Якыйда ФАПлар куллануга тапшырылган иде. Аның чираттагысы 20 май көнне Күктәкә авылында Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашында ачылыр дип көтелә.
-
Азнакай хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү техникасы басуга чыгарга әзер
Районыбыз игенчеләре республикада беренчеләрдән булып иртә культураларны чәчү эшләрен уңышлы һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Соңгы культуралар: 5 мең гектарда - кукуруз, 1300 гектарда карабодай чәчәсе калды. Өлгеррәк хуҗалыклар - "Кәримов Ф.Р.", "Мөстәкыймов ис." хуҗалыкларда инде бу культураларны чәчүне дә тәмамлап киләләр. - Бүгенге көндә һаваның кинәт җылытуы зур борчу...