16 апрель 2014 яңалыклары
-
Азнакай укучылары “Балалар илне ясый” республика рәсем бәйгесенә әзерләнә
29 апрелдән 11 майга кадәр республика, шул исәптән район мәктәпләренең 1-4 нче сыйныф укучылары арасында "Балалар илне ясый" республика рәсем конкурсы үткәрелә. Мәдәният елы һәм 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарына багышланган эшләрне нәни азнакайлылар 11 майга кадәр "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсенә тапшыра алалар.
-
Азнакай игенчеләре тиздән чәчүгә кузгалачак
Кояш көннән-көн кызурак карый, басу-кырлар кардан арчылып килә. Бик тиздән (атна азагында) азнакайлылар чәчүгә чыгарга хәзерләнә. Авыл хуҗалагы идарәсе начальнигы Миргасим Усманов хәбәр иткәнчә, һәр хуҗалыкта эш кайный, кыр эшләрендә катнашачак техника алгы сызыкка куелган, хәзер агрегатлар тагу, көйләү эшләре бара. Быел 60 мең гектар җирдә бөртекле, 32 мең гектарда...
-
“Арена” клубында Азнакай студентлары төне узды
Студент еллары - гомернең иң матур чорларының берседер ул. Әлеге мизгелләрне, һичшиксез, онытылмаслык һәм кызыклы итеп үткәрергә кирәк. Студентлар уку белән күңел ачуны да аралаштыра белә. Казанда укучы Азнакай студентлары да искәрмә түгел. 8 нче апрель көнне Казан шәһәренең "Арена" төнге клубында студентларны берләштерүче Азнакай яшьләре төне булып узды. Танцполны...
-
Азнакай журналисты Гөлназ Бәдертдинова республика бәйгесендә җиңү яулады
Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды, "Сәләт" яшьләр үзәге, Респуликакүләм әдәби, сәяси-иҗтимагый "Идел" яшьләр журналы һәм Республикакүләм "Ялкын" яшьләр журналы белән берлектә "Сәләт"кә нур булган йолдызлар" III ачык әдәби бәйгесен уздырды. Конкурста 230 дан артык эшкә бәя бирелде. 12 апрель көнне Казан шәһәренең «Сәләт»...
-
Урманда пешкән шашлык азнакайлыларга кыйммәткә төшәчәк
Республикабыз территориясендә, шул исәптән Азнакайда да, Татарстанның Министрлар кабинеты карары буенча 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим игълан ителде. - Бу вакытта учак ягу, кипкән үлән яндыру тыела. Янгынга каршы махсус режим вакытында штрафлар икеләтә арта. Халык өчен аның күләме 2-4 мең сум, җаваплы затлар өчен -...
-
Азнакайда озын яллар көтелә
1 май көнне илебез җылы, кояшлы һәм чәчәкле бәйрәм - Яз һәм хезмәт бәйрәмен каршылый. Беренче май бүген күңелле гаилә бәйрәменә әверелде. Эссе җәй тәмен сиземләргә, табигать кочагына чыгып, туганнар, дуслар белән күңелле вакыт уздырырга мөмкинлек бирә ул. Азнакай халкы 1 майдан 4 майга кадәр рәхәтләнеп ял итә алачак. Бәйрәм...