16 март 2015 яңалыклары
-
"Нәүрүз" бәйрәменә рәхим итегез
Яз тулы көченә керде. Күктә кояш көлә, урамда гөрләвекләр ага... Әнә шундый гүзәл чорда ел да шәһәребездә язны каршылап, кышны озату бәйрәме уздырыла. Быел "Нәүрүз" азнакайлыларны 21 мартта 10.00 сәгатьтә Татарстан мәйданына чакыра. Халыкны кызыклы уеннар, матур җырлар, дәртле биюләр, театральләштерелгән тамаша, авыл хужалыгы ярминкәсе көтә.
-
Азнакайда үзешчән сәнгать смотр-конкурсы старт алды
16 марттан шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы старт алды. Ике атна дәвамында хезмәт коллективлары үз сәләтләрен күрсәтәчәк. Бәйгене беренчеләрдән булып социаль яклау идарәсе, һөнәри көллият, ветераннар советы, электр челтәре коллективлары башлап җибәрде. Азнакайлылар үзешчән сәнгать коллективлары чыгышын Мәдәният йортында 18 сәгатьтә тамаша кыла ала. Ә йомгаклау концерты...
-
Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә турнирда Азнакай көрәшчеләре дә катнашты
14 мартта "Татнефть" ААҖнең спорт комплексында үсмерләр арасында милли көрәш буенча Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә турнир булып үтте. Унынчы тапкыр оештырылучы бу спорт чарасында республиканың шәһәр-районнарыннан, Башкортостан, Оренбург якларыннан килгән көрәшчеләр арасында азнакайлылар да бар иде. Унбиш команда арасыннан безнекеләр өченче урынга лаек булды....
-
Уразай авылындагы шәхси ихатада янгын чыккан
Якшәмбе көнне көндез Уразай авылындагы шәхси ихатада урнашкан мунчада янгын чыгып, ул тулысынча янып бетә. Ут мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәү сәбәпле чыккан, дип фаразлана. Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре мич ягу кагыйдәләрен катгый сакларга, чатнап киткән урыннарны сылап, агартырга, артык кызу якмаска, керләр киптермәскә киңәш итәләр.
-
Азнакайда Җиңү медальләрен тапшыру дәвам итә
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилей медальләрен тапшыру чаралары дәвам итә. Районыбызда юбилей медальләре 1880 кешегә - сугыш ветераннарына һәм тыл фидакарьләренә тапшырыла. Бу тантаналарны 1 апрельгә тәмамлау күздә тотыла. Бер уңайдан шуны да әйтик, районда ветераннарыбызга ярдәм максатында "Җиңү" хәйрия акциясе бара. Ул "Нәүрүз" бәйрәме барышында да дәвам итәчәк, өлешегезне,...
-
“Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!”
Замана афәтенә өйләнгән наркоманиягә каршы көрәшнең тукталганы юк. Шунсыз мөмкин дә түгел. Ул никадәр яшь гомерләрне кыя, гаиләләрне җимерә, тормышыбызны упкынга сөйри... Үсмерләрне бу яман юлдан саклап калу, наркотиклар сату каналларын, сайтларын ябу, аларны сатучыларны фаш итеп, наркотикларга каршы бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшү максатыннан чыгып, 16-27 март көннәрендә "Үлем белән...
-
Азнакай педагоглары көч сынашты
Тәрбия өлкәсендәге кадрларның зона бәйгесендә якташларыбыз Азнакай данын лаеклы яклады. "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсында Актүбә 1 нче мәктәбеннән Наталья Есипова, Актүбә 2 нче мәктәбеннән Наталия Темирханова, Азнакай 2 нче мәктәбеннән Регина Гомәрова; өстәмә белем педагоглары конкурсында Азнакай Балалар иҗаты үзәгеннән Руслан Салифов, Галина Лобанова, ә "Педагог-психолог" конкурсында 4 нче лицейдан...
-
Азнакайның яшь талантлары халыкара телевизион фестивальдә уңышлы чыгыш ясадылар
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән "Җырлы-моңлы балачак" халыкара телевизион фестивалендә "Яңа гасыр" телеканалы чакыруы буенча Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Әдилә Кашапова һәм Динарис Бәширов катнашты. Әдилә бабасы Арнис Абдуллин сүзләренә үзешчән композитор Сафуан Хәбиров язган "Күңелле балачак", ә Динарис "Солдатлар" һәм "Сәяхәтче" җырларын башкарды. Жюри аларның чыгышын югары бәяләде....
-
Азнакайда “Язгы изгелек атнасы” акциясе узды
Азнакайның барлык мәгариф учреждениләрендә "Язгы изгелек атнасы" республика хәйряи акциясе узды. Укучылар Бөек Ватан сугышы ветенарраны белән чорашып, аларга үз куллары белән ясаган сувенирлар бүләк итте, макалатура җыеп тапшырдылар, мәктәп яны участоклары һәм шәһәр урамнарын бизәр өчен чәчәк орлыклары чәчтеләр. Резеда Сәрвәрова
-
«Аҗаганда” Азнакай 6 нчы мәктәбенә тиңнәр булмады
Шәһәребезнең 8 нче мәктәбе базасында "Иде буе Аҗаганы-2015" хәрби-спорт уеннарының муниципаль этабы үтте. Әлеге уеннар яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү, аларны хәрби хезмәткә һәм Ватанны сакларга әзерлек максатларында үткәрелә. Районның барлык мәктәпләре дә анда актив катнашты. Беренчелекне Азнакай 6 нчы мәктәбе командасы яулады. Чубар Абдул мәктәбе - икенче, 4 нче лицей...