16 февраль 2017 яңалыклары
-
Азнакайда бәбиләрне бәйрәм ясап тапшырдылар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
16 февральдә ЗАГС бүлеге әти-әниләренә сабыйларының туу турында таныклыкларын бала тудыру йортына килеп тапшырды. Әлеге тантанадан фото һәм видеорепортаж.
-
Азнакайда уку урыннары ярминкәсе узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген политехник көллият базасында Азнакай мәшгульлек үзәге югары сыйныф укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе уздырды. Елдан-ел анда катнашучы уку йортларының саны да, төре дә арта. Укучылар үзләре өчен ярминкәдән бик күп файдалы мәгълумат алдылар. Ярминкә белән муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов та танышты. Әлеге хакта тулырак язмабыз газетаның чираттагы...
-
Һәр азнакайлы күңелендә иҗат уты яна
Бөгелмә шәһәрендә узган "Иҗат һәркемдә" бәйгесендә Азнакай Балалар иҗат үзәгенең техник бүлеге педагоглары үз эш тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр. Бәйгегә куелган тугыз проекттан сигезе призлы урын яулады.
-
КОТЛЫЙБЫЗ Сабирҗанов Кәшиф Касыймхан улын
1937 елның 19 февралендә Азнакай районы Камышлы авылында туган, авыл хуҗалыгы тармагында 46 ел механизатор булып эшләгән һәм бүгенге көндә апасы Җәмилә тәрбиясендә яшәүче Сабирҗанов Кәшиф Касыймхан улын ихлас күңелебездән олы юбилее ─ 80 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Аңа киләчәк көнендә дә ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын,...
-
Азнакай яшьләреннең кышкы спартакиадасы Җиңү бистәсендә узачак
Җирлегебездә авыл яшьләре арасында кышкы спартакиада уздыру үзенчәлекле бер матур традициягә әйләнеп килә. Моңа кадәр ул Тымытык, Әсәй, Кәкре Елга авылларында һәм Актүбә бистәсендә үткән булса, быелгы VI спартакиада 23 февраль көнне Җиңү бистәсендә уздырылачак. Спортның популяр төрләре булган хоккей, көрәш, чаңгы, кул көрәше, гер күтәрү, бау тартышу, теннис һ.б....
-
Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев кабул итә
Февраль аенда "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район халкын кабул итәчәк. Очрашуга 7-01-92 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.
-
Азнакайда чаңгы ярышлары уздырыла
Агымдагы атнаның шимбәсендә, 18 февральдә, шәһәрнең чаңгы базасында чаңгы шуу буенча чираттагы ярышлар уздырылачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Узышлар 10.00 сәгатьтә башлана. Әле дә булса чаңгыга басмаган булсаң, әйдә, ашык, соңга калма!
-
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары тагын уңышлары белән куандырдылар
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары Бөгелмә шәһәрендә узган "Роза ветров" Бөтенроссия куонкурсында актив катнашып, уңышлары белән куандырдылар Фортепиао дуэты: Рамина Сабирова һәм Алсу Гарифуллина (укытучылары Марианна Муллина, Венера Гыйләҗева) III дәрәҗә лауреат; Фортепиано дуэты: Алина Сабирова һәм Диана Рәфыйкова (укытучылары Марианна Муллина) - I дәрәҗә дипломант; «Violini» скрипкачылар ансамбле (укытучылары Лилия...
-
Азнакайда өлкәннәргә көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы кысаларында "Өмет" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен занятие үтте. Белгечләр аларга электр җиһазларыннан дөрес куллану, дөрес туклану кагыйдәләрен аңлаттылар. Аннан алар тест рәвешендә сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук терроризмга каршы видеоролик тә күрсәтелде. Рузилә Шакирова, социаль эш буенча белгеч
-
Азнакайда берәү хатынын зур күләмдә акча урлауда гаепли
Актүбә полиция бүлегенә мөрәҗәгать итеп, бер ир хатынын 100 мең сум акча урлавын әйтә һәм аны җинаять җаваплылыгына тарту кирәклеген таләп итә. Тикшерү барышында урлау факты расланмый. Баксаң, ике арада килеп чыккан гауга нәтиҗәсендә, ир кеше тормыш иптәшен "урынына утыртырга" теләгән була. Ялган хәбәр биргән актүбәлегә суд каршында җавап тотарга...
-
Кисәтелгән, димәк коралланган
Янгыннар статистикасына күз салсаң, чәчләр үрә тора. Узган елда Россия Федерциясендә 140 меңләп янгын очрагы теркәлгән, 8711 кешенең гомере өзелгән, аларның 420 се балалар. Бөтен ил буенча һәр көнне 380 янгын кабына, һәр айда 725 кеше үлә дигән сүз бит бу. Уйланырлык саннар. Үзебезнең Азнакай районында да узган ел 42...
-
Азнакайда әфган сугышы лачыннарына багышлап “Вакыт сезне сайлады” кичәсе үтте. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгаруның 28 еллыгына багышлап уздырылган тантана чаралары Балалар иҗат үзәгендә "Вакыт сезне сайлады" кичә-очрашуында дәвам итте.
-
Азнакайда әфганчылар клубы диварына бу сугышларда һәлак булган лачын егетләребез исемнәре уелган мемориаль такта куелды. . ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай районының социаль-тернәкләндерү бүлегендә Изге Вәли көне кызыклы узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Өмет" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Изге Вәли көне бик җанлы һәм кызыклы узды. Мәдәни чаралар оештыручы Альмира Гәрәева әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар җиденче дистәне тутырып килсәләр дә, рәхәтләнеп күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар. Араларында сәләтле кешеләр шактый иде. Рәхилә Кәримова, Зөбәрҗәт Мөстәкыймова, Рузилә Сәлимгәрәева, Җәмилә Шәкүрова,...
-
Азнакайда ЮХИДИ инспекторлары “ау”га чыга
Районыбыз юлларында иминлекне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итү максатында ЮХИДИ инспекторлары даими рәвештә рейдлар уздырып тора. Аларның чираттагысы 16 һәм 17 февраль көннәрендә үткәреләчәк. Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган бер генә шофер да инспекторларның игътибарыннан читтә калмаячак.