16 февраль 2016 яңалыклары
-
Фәрит Мөхәммәтшин азнакайлылар эшчәнлегенә югары бәя бирде
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайга эшлекле визит ясады. Аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Мөхәммәдиев, Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре озата йөрделәр. Районыбызда социаль объектлар төзелеше киң колач белән бара. Узган ел гына...
-
Азнакай ветераннар советы – республикада җиңүче
Республика ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмалары советының быелгы беренче киңәшмәсе үтте. Анда совет рәисе Хәбир Иштирәков республиканың район-шәһәр ветераннар оешмаларының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Алга таба планнар билгеләнде. Утырышта Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлектә иң яхшы оештыру-методик эшчәнлеккә игълан ителгән бәйгегә йомгак та ясалды. Конкурсның йомгаклау өлешенә жюри сайлап...
-
Тормыш иптәше, балалары, оныклары Мирмиев Әнәс Сәлах улын 85 яшьлек юбилее белән котлыйлар
Әгер авылында туып, бүгенге көндә шунда гомер кичерүче кадерле әтиебез, бабабыз Мирмиев Әнәс Сәлах улын 85 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Әни белән тигезлектә тормыштан тәм һәм ямь табып рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә торенеп яшәргә язсын. Котлы булсын әти туган көнең,...
-
Тормыш иптәше, балалары, оныклары Мирмиев Әнәс Сәлах улын 85 яшьлек юбилее белән котлыйлар
Әгер авылында туып, бүгенге көндә шунда гомер кичерүче кадерле әтиебез, бабабыз Мирмиев Әнәс Сәлах улын 85 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Әни белән тигезлектә тормыштан тәм һәм ямь табып рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә торенеп яшәргә язсын. Котлы булсын әти туган көнең,...
-
Азнакай тәрбиячеләре бәйге тотты
Бала тәрбияләү җиңел түгел. Шуңа да бу һөнәрне күңелендә сабыйларга карата мәхәббәт һәм наз, сабырлык тулы затлар гына сайлыйдыр. Ә ел саен балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында үткәрелә торган бәйге үз эшләренең иң осталарын ачыкларга ярдәм итә. «Ел тәрбиячесе-2016» республика конкурсының муниципаль этабында мәктәпкәчә учреждениеләрнең 16 педагогы катнашты. Башта алар балалар...
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе коллективы, ветераннар Советы Гилметдинова Наилә Хаким кызының 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе коллективы, ветераннар Советы, томыш сукмагын 15 яшьтән сыер савучы булып башлаган, терлекчелектә алдынгы алымнарны кулланган авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән зоотехник булып эшләгән Гилметдинова Наилә Хаким кызының 13 февральдә 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә сәламәтлек, гаилә иминлеге, пар канаты Нил белән тигезлектә, балалар...
-
Апрель аенда Азнакайда бөтендөнья хезмәтне саклау көненә әзерләнә башладылар
Апрель аенда үтәчәк Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә әле ераграк булса да, районыбызда аңа әзерлек чаралары инде башланды. Башка елларда алар оешма-предприятиеләр арасында күбрәк брейн ринг, КВН рәвешендә оештырылса, быел нефть, транспорт, бюджет һәм башка өлкәләрнең хезмәт коллективлары арасында үзара ярышлар җәелер, дип көтелә. Ярышларның положениесе дә эшләнгән. Махсус комиссия оешма-предприятиеләрдә...
-
Хезмәтне саклау кагыйдәләре үтәлмәгән
Азнакай шәһәр прокуратурасы тикшерү барышында бер ТСЖда хезмәтне саклау таләпләренең үтәлмәвен ачыклады. РФ Хезмәт кодексы һәм РФ хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгы Приказы белән расланган хезмәтне саклау кагыйдәләре нигезендә эш бирүчеләр биеклектә эшләүче хезмәткәрләрне саклану чаралары белән тәэмин итәргә тиеш. Февраль аенда тикшерү барышында бер ТСЖ да эш башкаручы хезмәткәрләрнең...
-
Әнәс Исхаковның “Чишмәләр иле – игеннәр иле” дигән китабы дөнья күрде
Озак еллар Азнакай районы һәм шәһәре башлыгы булып торган шагыйрь Әнәс Исхаковның "Чишмәләр иле - игеннәр иле" дигән китабы дөнья күрде. Биредә аның үзе белән бергә хезмәт юлы үткән чордашлары, остазлары турында документаль-публицистик язмалары, мәкаләләре, шигырьләре урын алган. Авторның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, тәрбия, әхлакъ, дин, җәмгыятьтәге бүгенге көн проблемалары турындагы...
-
18-21 февральдә Азнакайда XII Бөтенроссия билбаулы көрәш ярышлары үтәчәк
Азнакай элек-электән үзенең мәйдан батырлары белән дан тоткан төбәк. Әлеге спорт төрен тагын да үстерү максатында җирлегебездә әледән-әле зур чаралар уздырылып тора. Әнә шундый зур бәйгенең чираттагысы 18-21 февральдә "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында уздырыла. Бу көннәрдә Азнакайга Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә чын легендага әйләнгән билбаулы көрәш осталары, РФнең...
-
“Ел укытучысы” конкурсында азнакайлылар икенче урын алдылар
"Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының Лениногорск шәһәрендә узган зона турында районыбыздан 6 нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Фиалка Солтангирова, Урманай мәктәбенең татар теле укытучысы Эльвира Ихсанова, 4 нче лицейның физика укытучы ы Рөстәм Сәитов катнаштылар. Фиалка Солтангирова һәм Рөстәм Сәитов әлеге бәйгедә икенче урынга лаек булдылар.
-
Бүген Азнакайга Фәрит Мөхәммәтшин киләчәк
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай район һәм шәһәр Советлары утырышында катнашачак. Башта ул узган ел гына да федераль һәм республика программалары, нефтьчеләр ярдәме белән сафка баскан Мәдәни үзәк, төбәкне өйрәнү музее, универсаль спорт комплексы белән танышачак. Аның белән шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Мөхәммәдиев,...
-
Азнакайда көнлек савым – 100 тонна
Азнакайлылар үз алларына куйган бурычны үтәми калмыйлар. Азнакай терлекчеләре көнлек савымны 100 тоннага җиткерү бурычын куйганнар иде. Һәм менә ул үтәлде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 тоннага күбрәк. Бер сыерга савып алынган сөт 13 кг туры килә. "Союз-Агро" , "АФ "Азнакай", "Тукай", "Марс", "Таллы Бүләк", "Габдрахманов Л.Г.",...