16 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан Азнакай халкын кабул итүгә алдан язылу бара
Азнакай халкын ТР Дәүләт Советы депутаты кабул итәчәк. "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан район халкын кабул итүгә алдан язылу бара. Белешмәләр өчен тел.: 7-01-92. Фото vk.com/mayak33005
-
Азнакайда «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак
20 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең чаңгы базасында «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале үткәрелә. Бәйгедә катнашу авыр түгел, бары тик үзеңә оригиналь чана ясарга, аңа презентация үткәрергә һәм таудан шуып күрсәтергә генә кирәк. Бер командада кимендә ике кеше булырга тиеш. Фото mamadysh-rt.ru
-
2018 елда Татарстанда 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланачак
Социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларны капиталь ремонтлау программасына 2018 елда 121,3 миллион сум бүленде. (Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда социаль хезмәт күрсәтүче 34 учреждениенең бинасы ремонтланачак. Бу максатларга 121,3 миллион сум акча бүленгән. Республикада социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларга капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елда башланган...