16 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Янып торган утлар, әкияти хозурлык, бәйрәм рухы...
«Азнакайнефть» идарәсенең профсоюз комитеты ел саен иң матур Яңа ел шәһәрчегенә бәйге игълан итә. Быел да шулай булды. Профком рәисе Рәфис Хәсәновның әйтүенчә, быел үзләренчә әзерләнгәннәр, арада битарафлык күрсәтүчеләр дә юк түгел. Янып торган утлар, кар, боз сыннары, әкияти хозурлык, бераз гына тырышлык һәм фантазия-бәйгедә җиңү өчен менә шул да...
-
“Тагын килегез”, – дип калдылар
Гомере буе кайтыр дип көтте ире Мияссәр сугышка киткәндә ике баласын кочаклап калган Фәхирә Газизуллина. Көнне - төнгә ялгап Азнакайның "Марат" колхозы фермасы малларын карады ул, ат әрҗәсенә зур-зур мичкәләр куеп суын да ташыды, тырыш хезмәте белән тизрәк сугышның азагын якынайту теләге белән янды. Көн дә иренең кайтуын көтте. Кайчак...
-
Бабам һәм әбием – минем горурлыгым
Минем Мөсәвир бабам 1929 елда Әгерҗе авылында туып, гомере буе шушы авылда яши. Тормышлар авыр булу сәбәпле, ул җиденче класска кадәр генә укыган. Ул чорда тормышның иң авыр йөге шул үсмер балаларга төшкән шул. Сугыш чорында хәтта мәктәптә укулар да сентябрьдә түгел, октябрьдә генә башланган, чөнки бар укучылар да эштә...
-
Бизәлгән кабинетта эшләве дә башкача
2015 елны озаткан көннәрдә эш кабинетларын иң яхшы бизәү бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчене билгеләгәндә бәйрәм бизәкләрен зур осталык белән, заманча итеп иҗат итүгә аеруча басым ясалды. Шулай итеп, комиссия күңеленә 123нче кабинет бизәлеше бигрәк тә хуш килде. Кадрлар бүлеге белгечләре бу җиңүнең асылында Сирена Кравченконың (рәсемдә) тырышлыгы салынуын белдерделәр. Ә...
-
Әҗәтлеләргә көн бетә
Һәрберебез фатир сатып алганда аның уңайлы булуы һәм анда рәхәт яшәү турында хыяллана. Әмма күп катлы торак йорт - ул катлаулы инженер механизм, аны көн саен карап, җыештырып, төзәтеп торырга кирәк. Әлеге эшләр шәһәребездә торак милекчеләре ширкәтләре җилкәсендә. «Универсал» ширкәте җитәкчесе Элеонора Алчина белән әңгәмәбез бу өлкәдә башкарыла торган эшләр...