16 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Узган ел Азнакайда 46 юл-транспорт фаҗигасендә 11 кешенең гомере өзелгән
Наил АБДУЛЛИН Узган ел район юлларында булган 46 юл-транспорт фаҗигасендә 11 кешенең гомере өзелде. Аларның берсе исерек килеш автомобиль руле артына утыручы гаебе белән килеп чыкты. Әлеге һәлакәтләрнең иң күбесе машина йөртүчеләр тарафыннан тизлек режимын тупас бозу аркасында килеп чыккан - 19 юл-транспорт вакыйгасында 6 кеше үлгән, 25 е төрле...
-
Марсель Шәйдуллин Азнакай полиция хезмәткәрләре эшчәнлегенә яхшы бәя бирде
Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең 2013 ел эшчәнлегенә багышланган хисап җыелышы узды. Чынбарлык чагыштыруларда ачыклана диләр. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров һәр бүлекнең 12 айлык эш күрсәткечен 2012 елның шул чоры белән чагыштырып күрсәтте. Узган ел Азнакайда 513 җинаять кылынган (2012дә - 603). Аерым...
-
Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча җаваплылык Азнакай ветераннар советына да йөкләнде
Район җитәкчеләренең ветераннар советы активы белән ел башында очрашып, узган чордагы эшчәнлеккә йомгак ясап, киләчәккә планнар белән уртаклашып эчкерсез бер сөйләшеп алуы матур гадәткә әверелде. Быел да ул бик җанлы, ихлас аралашуы рәвешендә барды. Иң әүвәл районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов 2013 елда оешма тарафыннан башкарылган эшләргә, яңалыкларга тукталды....
-
Азнакай рәссамы Дамир Хафизовның шәхси күргәзмәсе Бөгелмәдә эшли
Бу көннәрдә Бөгелмә шәһәренең Ярослав Гашек музеенда Азнакай сәнгать мәктәбе укытучысы Дамир Хафизовның шәхси күргәзмәсе эшли. Ачылышта көньяк-көнчыгыш төбәк рәссамнары Фәрит Газизуллин, Камил Акманов, Рабига Круглякова кебек танылган кылкаләм осталары да катнашты.