15 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайда Әнвәр Баһаветдиновны искә алу кичәсе узачак
Әнвәр Бәдретдин улы Баһаветдинов - Азнакай тарихында тирән эз калдырган шәхес. Ул КПСС райкомының беренче секретаре, ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе булып эшләгән чорларында районыбыз үсеше өчен зур көч куя. Быел аңа 90 яшь тулган булыр иде. Шушы истәлекле дата уңаеннан 27 ноябрьдә районыбызда Әнвәр Баһаветдинов истәлегенә багышланган чаралар оештырыла....
-
Айрат Батыров җитәкчелегендә 8 кешелек эшче яшьләрдән торган Азнакай командасы Татарстанның 17 командасы арасында өченче урынны алды
Азнакайның "ФОРПОСТ" оешмасы җәмәгатьчелек тәртибен саклауга гына түгел, ә яшь буынга хәрби һәм патриотик тәрбия бирүгә дә зур өлеш кертә. Республикада ФОРПОСТ оешмалары арасында даими үткәрелә торган спартакиадаларда да сынатмыйлар. Шушы көннәрдә Биектау районы Крутушка бистәсендә узган ярышларда Айрат Батыров җитәкчелегендә 8 кешелек эшче яшьләрдән торган Азнакай командасы Татарстанның 17...
-
Азнакай курчаклары “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре”республика конкурсында җиңү яулады
Азнакай курчаклары тирә-юньдә генә түгел, бөтен илдә танылу алды. Шушы арада гына эшмәкәр Галина Герк җитәкләгән коллектив "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре"республика конкурсында җиңү яулады. Фото https://vk.com/club64568261 сайтыннан
-
Азнакайда “Әсәй-Митрәй мирасы” һәм “Ыкның гүзәл бүләге” дигән китапларны тәкъдир итү кичәләре узды
Туган ягыбыз мирасын барлау, аны киләчәк буынга тапшыру буенча районыбызда зур эшләр башкарыла. Азнакайның тарихы, аның күркәм кешеләре турында китаплар өстенә авылларныкы да өстәлә. Әле күптән түгел "Әсәй-Митрәй мирасы" һәм "Ыкның гүзәл бүләге" дигән китапларны тәкъдир итү кичәләре узды. Алар турында тулырак язмаларны газетабызның киләсе саннарыннан укый аласыз.