15 октябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакайда авыл хуҗалыгын исәпкә алуга әзерлек эшләре башланды
2016 елда авыл хуҗалыгын исәпкә алу үткәрелә. Дәүләт статистика бүлеге аңа әзерлек кысаларында җирле үзидарә органнарының электрон-хуҗалык китапларын алып бару тәртибен тикшерә. Шулай ук 2015 елда микросан алуга әзерлек эшләре башланган.
-
Җылы бирү чорында кайбер азнакайлылардан зарлану очраклары булган
Быел сентябрь аеннан ук көннәр суытып җибәрде. Район һәм шәһәр җитәкчелеге, хезмәт күрсәтүче предприятие җитәкчеләре халыкка уңайлы булсын өчен җылылыкны алдан ук бирү чарасын күрде. Җылылык районыбызның барлык йортларына да килгәнме? Нинди проблемалар бар? Әлеге уңайдан ЖКХ һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимовка мөрәҗәгать иттек. - Азнакай муниципаль районында 23...
-
Азнакайның «Айсылу» балалар бакчасында өстәмә төркемнәр ачыла
Бүгенге көндә районда 58 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Аларга 4123 бала йөри. Бу - балалар бакчасына мохтаҗларның 87,4 процентын тәшкил итә. Урыннарга кытлык мәсьәләсе районда төрле юллар белән чишелә. Мәсәлән, быел июньдә 140 урынлык «Тамчыкай» балалар бакчасы ачылды. Октябрьдә 3 нче «Айсылу» балалар бакчасында 1 яшьтән 3 яшькә кадәргеләр...
-
Азнакайлылар Амур өлкәсе халкына ярдәм кулы сузды
"Бердәм Россия"нең Азнакай җирле бүлекчәсе әгъзалары, район иҗтимагый оешмалар активистларының Амур өлкәсендә су басудан каза күрүчеләргә ярдәм итәргә чакырып барча Азнакай халкына мөрәҗәгате һәркемдә, һәр хезмәт коллективында зур хуплау тапты. Кыска гына вакыт эчендә шактый күләмдә көнкүреш кирәк-яраклары, акча, кием-салым, канцтоварлар... җыелды. Әйтик, нефть кудыру станциясендә эшләүчеләр өр-яңа урын-җир әйберләре,...
-
Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Корбан гаете белән котлады
Хөрмәтле мөселманнарыбыз! Кадерле райондашлар! Сезне Ислам диненең изге бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Бу мөбарәк бәйрәм өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә. Корбан гаете рухи үрләргә, җан тынычлыгына ирешү сөенечен дә алып килә. Районыбызда дин...