15 август 2014 яңалыклары
-
Азнакайда узган “Автоледи-2014” бәйгесендә Гүзәл Батыршина җиңде
Әле кайчан гына руль артындагы хатын-кыз ир-атлар арасында көлке объекты санала иде, ләкин бүген гүзәл затлар - юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысы. Бу күптәннән үзләрен "юл короле" дип санаган ирләргә хатын-кызларга да юл бирергә вакыт җитте дигән сүз. Ләкин аларның барсы да бүгенге вәзгыять белән ризалашырга ашыкмый. Әнә тормыш иптәшем...
-
Никита Хрущевның Азнакайга килүенә 50 еллыгы хөрмәтенә веломарафон узды
Узган атнада Бөтенроссия Физкультурачылар көне уңаеннан Азнакайда веломарафон оештырылды. Йөзгә якын велосипедчы Татарстан мәйданыннан 17 чакрым ара үтеп, "Хрущев урманы"на кадәр барды. Алар арасында җитәкчеләр, яшьләр, балалар да бар иде. Чараны ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәркемне Физкультурачылар көне белән тәбрик итте һәм Азнакайда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык...
-
Бал кортлары Азнакай халкына баллы тормыш күрсәтми
"Янәшә йортта бал кортлары асрыйлар. Күршеләр тәмле бал белән сыйланганда, без ут йотып ишек алдына чыгарга, бакчага керергә куркып торабыз. Тормыш иптәшем аллергия белән интегә. Кеше яшәгән урында бал кортлары асрарга рөхсәт ителәме? Аларга карата нинди чаралар күрелә икән?" - дип хат юллаган безгә Рәшит исемле газета укучыбыз. Әлеге хатка...
-
Азнакайда физкультурачылар көнендә 16 команда көч сынашты
Узган атнада Р.Ишкәев исемендәге ял паркында Бөтенроссия Физкультурачылар көне уңаеннан спорт ярышлары үтте. Елдагыча бу бәйрәм киң колачлап бәйрәм ителде. - Район спортчыларының төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә бүләкле урыннар яулавы аеруча куандыра. Бүген без спортның хоккей, билбаулы көрәш, җиңел атлетика төрләрендә яулаган югары нәтиҗәләр белән горурлана алабыз. Киләчәктә спортчыларыбызны илнең күренекле...
-
Марсель Шәйдуллин азнакайлыларның сорауларына җавап бирәчәк
19 августта 13.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) партиянең Азнакай җирле бүлекчәсе секретаре, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкны кабул итә. Алдан 7-01-92 телефоны аша язылырга мөмкин.
-
Азнакайда халык җыены һәм халыкны кабул итү узачак
Хәбәр итүебезчә, 18 августта 17.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында халык җыены үткәрелә. Шәһәр халкының үтенечен искә алып, 16.00 сәгатьтән барлык федераль һәм муниципаль хезмәтләр вәкилләре тарафыннан халыкны кабул итү дә оештырыла.
-
Азнакай игенчеләре алдында эш темпын арттыру бурычы куелды
Чәршәмбе көнне "Тукай" хуҗалыгы базасында узган семинарда урып-җыю эшенең барышы, көзге чәчүгә керешү, терлекчелек фермалары, сөт җитештерү буенча эшлекле сөйләшү булды. Анда район, авыл хуҗалыгы белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, агропредприятиеләргә беркетелгән җаваплы затлар, ветераннар катнашты. Район иген уңышы, тулай җыем буенча республикада алдынгы урында барса да, кайбер хуҗалыкларда бераз сүлпәнлек сизелә....